Албит » Көндәлек » “Сәләт”, Биләр, Форум
22/08/2013

“Сәләт”, Биләр, Форум

“Сәләт” форумына барам дип ике ай алдан сикерә башладым. Үземне дә, Дима, апамны да шуңа ныклап көйләдем. Әле дә ярый хәзер машина бар – Дима апам белән мине һәм, әлбәттә, Суфияне Биләргә – Изге Чишмәгә алып барып куйды.

 

Ә анда… Халы-ык!!! Ап-ак чатырлар! Һәр чатыр – үзе бер кызык. Берсе пресс-үзәк, икенчесе – радионокта, лекцияләр заллары, конференцзал, ял итү урыны… Без “Бәләкәч” чатырында вакыт уздырдык. Суфия шат иде!! Минем чыгып киткәләгәнемне дә сизмәде хәтта! Андагы кызларга – зур рәхмәт!

Менә бу канәфиләр миңа үтереп ошады – бик уңайлы!

Аюлар – фетишка әйләнде –

Ләйлә апа Суфияне харап матур кыз ясарга өйрәтте –

Суфия коры бассейнга мөкиббән булды – моңарчы исе китмәгән иде…

Түбәтәй тапты – шундук башка менеп кунаклады тегесе:)

Байбулат белән Исламның “Бәләкәч” программасына чакырылды 🙂 Әкәмәт булды 🙂 Рифның кызы Нурхәят көлдерде. Суфия бер сүзсез генә кыздырды. Кыскасы әлеге роликны табып карагыз:)

“Сәләт” буйлап гизеп алдык. Эх! Безнең вакытта башкача иде. Хәзерге яшьләр аңламас:) Ни интернет юк иде, ни биобәдрәфләр, ни кыр уртасында санаклар:) Музыка яңгыратучы автобус кәҗәләнмичә генә эшләсә – мең рәхмәтле идек. Палаткалары да брезент иде – отряды сыеп бетәрлек. Бер генә нәрсә үзгәрмәде – адәм рәтле, җылы сулы душ хәзер дә юк. Балалар башларын умывальникта салкын су белән юдылар, авырмасалар гына ярый инде. Мин исә чишмәдән бер чиләк су алып – шунда лыгырдандым – коенырга җөрьәт итмәдем:)

Аның каравы, китапханә минем аяктан екты – шуның янында гына утырыр идем – менә кайда ул креатив! Мин бик канәгать калдым:)

“Сигез дөньяда сигез төс күрәм!”

Яраткан “Раушан”ым стенды

Ләйлә апам белән Суфия “Раушан” күргәзмәсенә үз штрихларын кертә:

“Раушан” КВНда үзен шәп күрсәтте – җыр бәйгесендәге иҗат җимешләрен кабат тыңдар идем! КВН барышында Суфия иптәше Мәскәү кызы Тая белән кечкенә сәхнәдә биеп йөрде.

Ә монда Таяның әтисе янында бөтереләләр:

Кәефне кырганы сәлкешләрнең һәм башкаларның татарча сөйләшмәүләре булды. Чараларның бер өлеше дә русча булды… Аңлыйм, бирегә рус балалары да килде… Әмма бу хәл “Сәләт” хәзер башка инде ул” диергә юл куя… Бусы күңелсез.

Биләрдә күптәнге дусларымны очраттым – Рөстәмне гаиләсе белән, Самара егете Йосыфны, Алсу белән Илдарны, Тимурны, Гүзәлне, Ләйсәнне, Рифны… Рәхәт!

“Сәләт”тән җан белән ял итеп кайттым. Рәхмәт!

Сәхифә: Көндәлек
  • Лэйлэапа— 22.08.2013 20:33

    Килэсе елга тагын барабызмы? Мина бик ошады. Эммэ лэкин “ночь живых живчиков” минем кебек картлар очен тугел икэн… Башка бер вариант табырга кирэк. Но мин “в люльке и каске” килэсе елны котэм, сине чакырсалар …

  • Sombel— 06.09.2013 15:24

    “Ночь живых живчиков”тан качып булыр бэлки? 🙂 Биләрдә кунакханә бардыр – алдан эзләп карасак – но анда төн кунсак, сәер була инде:))) бездән халык көләр :)))

Эзләү


Календарь

Декабрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Рәсемнәр

kuyan chess balls_0 shapka el1 IMG_0137

Сандык