8/01/2011
“Мистер Никто” фильмын карадым.
“Һәрнәрсә яхшыга гына кылына” дип әйтергә яратам. Моның турында кабат уйланырга мәҗбүр булдым.
Бу кино “эффект бабочки” турында. Бер гамәл безне төрле язмышка китерә ала. Болай булса, тегеләй булыр иде, булмаса – менә тегеләй. Кайсы юлны сайларга? Кайсысы безне дөрес язмышка китерәчәк? Кайсы язмыш яхшырак?! Режиссер фикеренчә, бар язмышлар да дөрес, чөнки аларның мәгънәсе – бер. Һәр сайланган юл – синеке генә.
Яңа фикерләр