«Нәүрүз-2017». Баһадир кыз турында эпос. Тәэсирләрем.
Саха Якутиянең Олонхо театры күрсәткән “Воительница-Джырыбына” спектаклен карадым. Башта сәеррәк иде. Геройлар әйтәселәрен шигъри юллар җыр сузып әйтүе – андыйны күргәнмени? Әмма Пекин операсы да шулай бит – башта авызың ерыла, ә аннары күнегеп китәсең дә рәхәтләнеп тыңлыйсың. Тагын тыңлыйсы килә.
Ох, артистлар берсеннән-берсе чибәр! Чем-кара толымнар, күтәренке яңаклар, үтемле карашлар! Шәхсән миңа Бөркет-Кыз Персонажы ошады – пластика-тавышы нәкъ кошныкы кебек. Баш героиняның Аты да – нәкъ ат инде.
Нәрсә турында? Баһадир кыз абыйсын эзләп Аскы дөньяга төшә. Начар көчләр белән көрәшә. Ул начар көчләрнең һәрберсе аны хатынлыккы калдырырга тели. Ә кыз барысын да җиңә. Ахырдагы мәкерле бер Кара көч кызны җиңә. Әмма Тере су ярдәмендә кыз да, аның абыйсы да терелә.
Баһадир кыз моннан утыз ел элек Аскы дөньяга алып кителгән егетне таба. Ул егет язмыш тарафыннан аңа язылган кызны шунда көткән икән. Егет Кара көчләрнең сихереннән арына һәм матурая-савыга. Бәхетле чишелеш!
Сценография гади булса да, никадәр тәэсирле! Өстән төшеп торган калын баулар бер бүленеп бәйләнде, бер сүтелде. Баулар таралып торганда – Аскы дөньяга төшәбез. Баулар – тамырлар. Баулар билләреннән тотылып бәйләнгәндә – Урта дөньяда булабыз. Баулар – агач кәүсәләре. Өске дөньяда булуыбызны да шул баулар аңлата. Андагы ияләр – ап-актан киенгән…
Костюмнар – искиткеч. Берничә мәртәбә «Мин дә шундыйны кияр идем», – дип уйлап куйдым.
Җитди спектакльга комик күренешләр дә кертелде. Шул чак никадәр көләсе килсә дә, тыелдым. Ник тыелдым инде? Артистларга шул реакция җитми калган икән!..
Спектакльнең уртасында аны башкачарак карарга теләгәнемне аңладым. Болай сәхнәдән түгел, юк, мине нидер уңайсызлый иде. Иркен дала, җилгә бәреп торган җил җитмәде, актерлар янында булырга тели идем. Ахырда сөйләделәр – әлеге спектакльне якутлар конус формасындагы театрда уйный икән. Тамашачы сәхнә тирәли урнаша. Артистларны якыннан күрә.
Бу эпос кайчан пәйда булган… Уйлап кара, шул чор кешеләренең теләк-омтылышлары нәкъ безнеке кебек бит – «Сугышлар булмасын, иртәгесе көн бүгенгедән яхшырак булсын…» Берни үзгәрмәгән. Кешеләр һаман шундый ук.
Яңа фикерләр