Албит » Көндәлек » Җир йөзендә янә нисан җилләре
12/04/2013

Җир йөзендә янә нисан җилләре

Нисан ае җитте исә, Әнкара шәһәрендә узган гомеремнең бер кечкенә генә кисәге йөрәгемне җылыта, сызлата башлый. Нисан ае җылы Төркиядә. Бу фотода нәкъ шул ай. Мәхәббәт, яшел яшьлек тулы ай, тулы йөрәк. Бар дөнья минеке!

Баксаң, бу фотога 10 ел тулган! Шунда әйләнеп кайту берни тормый кебек – Алиса көзге артына кереп киткән кебек, шул тормышка кайту өчен бер генә адым атлыйсы сыман. Башны әйләндерүче яз, яшьлек, башсызлыкка каштан исе сеңгән.

Әнкарага барып, анда узган елга тулмаган гомеремне искә аласы иде. Кызылай, Абединпаша, Малтепе, Бештепе, Бахчелиэвләр…

Томерда бергә укыган кызлар-егетләр, Әнкарада укучы татар кызлары-егетләре… Тапкан сөйгән ярым. Мәхәббәт кыйпылчыклары…

Нисан ае җитте исә Әнкара һавасы, чакрымнарны юк итеп, йөрәгемне моңга төрә башлый. Альбомдагы фотолар искерә бара, күңелем исә ул вакытларны ныграк кочаклый килә.

 

Сәхифә: Көндәлек

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

extra-strong-coffe busy3 vystavka terki t6 tp3

Сандык