Албит » Көндәлек » Норвегия сәхнәсендә – татар язмышы * (+ фотолар)
25/01/2017

Норвегия сәхнәсендә – татар язмышы * (+ фотолар)

 
Карлы Казаннан тагын да карлырак, төньяк балкышлы, боланлы, китлы, тролльле Норвегиянең Тромсе шәһәренә юл тоттым.  Ибсен Интернейшнл воркшобының беренче нәтиҗәсе биредә узды.
 
Арктик театр гримеркасыннан чыгып әлеге манзара белән хозурланасың.

Арктик театр гримеркасыннан чыгып әлеге манзара белән хозурланасың.

Исегезгә төшерим, өч мәртәбә Кытайда узган мастер-класска барырга туры килде үземә. Воркшопта сигез язучы катнашты – Кытайдан, Норвегиядән, АКШтан, Италиядәң, Көньяк Африкадан һәм Татарстаннан. (* моның хакта тулырак – http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/puteshestviya/?id=3083)

 
Тромсе шәһәренә өстән караш

Әлеге воркшоп кысаларында язылган текстлардан өзекләр Тромсе шәһәрендәге Арктик театр сәхнәсендә аерым бер спектакль рәвешенә китерелеп күрсәтелде. Г. Камал театры Ибсен Интернейшнл воркшобының партнеры булып тора. Баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең тамашага чакырылуы минем өчен зур дәрәҗә булды.


Фәрит Бикчәнтәев һәм Люция Хәмитова белән

Ибсен Интернейшнл воркшобы кысаларында кытайлар һәм норвеглар тарафыннан илһамландырып язылган пьесам, алга таба Кытайда гына түгел, туган җиремдә Г. Камал театрының кече сәхнәсендә тамашачыга тәкъдим ителәчәк дип көтелә.

Шуның белән беррәттән, шул ук көннәрдә Тромседа Халыкара кинофестиваль дә узды. Бу да – бик зур вакыйга булды. Конкурс программасы узган кинозаллар шыгрым тулы иде, кибет витриналарында шушы фестивальне рекламалаган афишалар эленеп тора. Һәм безгә – төрле илләрдән килгән язучыларга әлеге кинофестиваль кысаларына шәхсән үзебезгә якын булган, пьесаларыбызны яхшырак аңларга ярдәм иткән фильмнар тәкъдим итүнең искиткеч мөмкинлеге бирелде. Шушы зур фестивальдә мин Денис Красильников һәм Фәридә Корбангалиева төшергән «Война непрощенных» фильмын тәкъдим иттем. Залдагы тамашачы Идел-Урал легионерлары, татар халкы турында беренче ишетүләре булгандыр.

P.S. Шушы зур залда миңа бер ханымның: «Сез Казаннанмы? Мин дә Казаннан. Хәзер шушында – Тромседа яшим», – дип әйтүе бер дә гаҗәпләндермәде. Поляр Түгәрәк янында урнашкан 59 мең кешелек Тромседа нишләп әле бер татар булмасын инде?)

 
Сәхифә: Көндәлек

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

alice4 3_0 apple t2 kur1 IMG_0149

Сандык