Албит » Көндәлек » Рәүф абыйны озату
26/05/2016

Рәүф абыйны озату

653

Рәүф абыйны танып белми идем. Язмагандыр… Әмма гомере буе аның турында яхшы сүзләр генә ишетеп килдем. Аның урын өстендә икәнен белә идем. Моның хакта исемә еш төшердем, белмим, ни сәбәпледер. Рәүф абыйны белмәсәм дә, аның бар икәне гел истә булды. Комага киткәнче бер-ике көн кала тагын аның хакта уйладым.

 

 

Моннан җиде-сигез ел элек Нияз миңа әйткән сүзләре күңелемә уелып калды: “Кайсысы хәерлерәк? – Беркем белми”. Шунда “Бәлки, мин бәхетлерәктер…” – дип килешергә мәҗбүр булдым.

…Әнидән соң беренче мәртәбә озатуга килдем. Моңарчы килә алмый идем. Рәүф абыйга исә килми кала алмадым.

Мәрхүмнәребезнең урыннары җәннәттә булсын.

П.С. Бу берничә җөмлә никадәр хатирәләр яңартылып, бик озак язылды…

 

Сәхифә: Көндәлек

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

kotichka varenye_0 mail ornament1 chess_0 ej8

Сандык