Гаиләдә кем ашарга пешерергә тиеш?
(кичке аш әзерләгән арада өзек уйлар)
Пешерергә яратмыйм. Җенем сөйми. Бу – горурланырлык нәрсә түгел, аеруча хатын-кыз өчен. Борынгыдан килгән – ир кеше мамонтны егып китерә, хатын-кыз шуны табын өчен әзерли. Гади генә кичкә аш булса иде ул! Миңа кадәрге хатын-кызлар ир-атларны, балаларын нинди генә деликатеслар белән сыйлауны уйлап тапмаган бит! Һәр яңа буын ризык әзерләүне яңа баскычка күтәрә (минем өчен, «кызганычка каршы» дип өстисе кала), хуҗабикәләр нинди генә тортлар әзерләми хәзер! Ир-ат әнисендә гурманга әйләнеп бетеп «бозыла» да, хатыныннан шундый ук оста пешекче булуын көтә. Бу – табигый, моңа каршы ни дисең инде? «Мин ашарга әзерли белмим» – булачак иремә шулай әйтеп салдым, – «ә бәлки беләмдер, белмим, осталыгым бармы-юкмы икәнен чын-чынлап тикшермәдем», һәм бөтенләй буталып беткәнче, «кыскасы, ашарга әзерләргә яратмыйм». Һәм ул миңа нәкъ кинодагыча: «Ярар, һәркемнең үз кимчелекләре була», – дип җавап кайтарды.
Гаилә булгач, ашарга әзерлисең инде. Яратмауга карамый, йомырка тәбәсендә ерак китеп булмый. Кулинар югарылыкларга кизәнми генә гади һәм мәшәкате әзрәк булган ризык әзерлим, өйдәгеләрне иркәләп бозмыйм булып чыга инде… Пешерергә яратмыйм дисәм дә, ярты көн аш бүлмәсендә уза бугай, артыгракка китмәсен дип тыпырчынам. Яратып бетермәгән эш белән шөгыльләнү тора-бара эчтә ризасызлык тудырырга мөмкин. Мөмкин генә түгел, һичшиксез тудыра, үзеңне гаилә корбаны итеп хис итәчәгең көн кебек ачык. Моны булдырмау – безнең иң төп максат! Аның каравы, берничә би-ик тәмле килеп чыга торган ризыгым бар, кәефем булып әзерләп атканда, өйдәгеләр бәйрәм дип кабул итә.
Бу сөйләгәннәрем – мактану түгел, мактанырлык нәрсә юк монда. Акылым белән хатын-кыз оста пешекче булырга тиеш дигәнне инкарь итмим. Нигә пешерергә яратмыйм соң? Башка шөгыльләрне күбрәк яратканга! Аш бүлмәсендә узучы вакытымны кызганганга. Гомеремнең ул вакытын бала белән шөгыльләнеп, китап укып, чит телләр өйрәнеп уздырырга теләгәнгә! Ул вакыт миннән урлана кебек… Шуңа эчем поша. Күзгә-күз таба-кашыклар белән калырга категорик рәвештә теләмәгәндә иремне дә аш бүлмәсенә чакырам. Ул кичләр аеруча җылы уза – яңалыклар белән алышабыз, мәзәкләр, булган хәлләр сөйлибез, аш-су әзерләү һөнәренә бер-беребезне өйрәтәбез, янда балабыз да әти-әнисенең аралашканын күреп тора. Яхшы, файдалы бит?
Кайбер вакытта: «Бүген әзерләмим. Арыдым. Мәкалә дә язасым бар», дип аш бүлмәсеннән таю ягын карыйм. Ирем хәлемә керә. Менюбызга төрлелек кертүче – ул. Үзлектән япон ризыгы – роллар тәгәрәтергә, берничә соуслы паста пешерергә, рестораннар көнләшерлек яшел салатлар әзерләргә өйрәнде – боларны ул бик теләп башкара (барыбызга бәйрәм!). Ял көннәрне бергәләшеп аш бүлмәсендә кайнашабыз. Ирнең дә ризык әзерләргә күңеле ятмаган көнне салат турыйбыз яки кафега чыгып китәбез.
Шулай әкрен генә куелган соравыбызга да килеп җиттек. Ашарга кем әзерләргә тиеш соң? Җавабым: кем аччрак – шул! Юк инде, шаярам. Ирләр! Бу вазифаны тулаем хатын-кызга йөкләмичә (без дә көне буена арабыз, яраткан кешегезне кызганыгыз!), сөюегезне ярдәмегез белән исбатлап, әлеге көндәлек (укы – вакыты белән нык туйдырган!) эшне җиңеләйтегез.
Кем ашарга пешерергә тиеш? «Тиеш» булмаган кеше. Ризык пешерүдә бөтен гаилә катнашсын, яныңда ирең хет ипи киссә дә, никадәр күңелле була! Гаиләгез бәхетле булуын теләсәгез. Хатын-кыздан хезмәтче ясамагыз!
Лилия— 17.01.2015 21:20
иии, кайчакта, кухняга башын тыгып, “ууу, тәмле исләр чыгаргансың, матурым, иркәләп бетерәсең мине!..” дигән булып, салпы якка салам кыстыруы да җитә – ә бит анысын да әйтә белмәүчеләр бар (точно беләм – бар.). әллә мин үземне шулай юатам гынамы – “өзек уйлар”ны укыгач шушы фикер килде әле башыма.