Албит » Көндәлек » I’m too old for this shit!
22/11/2020

I’m too old for this shit!

SKM5NB6508E
Кырык яшьлек тормыш тәҗрибәмнән соң бу гыйбарә минем күңелемә нык кереп урнашты. Мин нәрсәләр өчен картайдым инде?
Постлар астында бәхәсләшеп яту өчен. Фикеремне язып калдыра алам. Анысын да еш кына сөртеп атам – мәгънәсен күрмим. Ә үземнең фикеремне яклап утырыргамы? Төкерек чәчә-чәчә бәхәсләшергәме? Юк! Миль пардон. I’m too old for this shit.

Ялган сөйләү өчен. I’m too old for this shit. Беренчедән, оялам. Икенчедән, борчыла башлыйм. Өченчедән, түбәнсенү бу, минемчә. Ничек бар, шулай әйтәм. Ихлас булуга ни җитә?
Четерекле сорау бирсәләр, тегендә-монда шуышканчы, “Җавап бирмим”, дип кенә әйтсәң дә була. Җавабыңны бугазыңа басып алмыйлардыр бит?

Дусларда төне буе бәйрәм итеп, шунда гына йоклап калу өчен. Өйгә кайтып йокларга – душыма кереп, төн күлмәген киеп, аяк арасына мендәр кыстырып. Баш авыртканчы бәйрәм итәргәме? Ой, юк, киләсе көнне тормыштан сызып ташлыйсы гына кала. I’m too old for this shit.

Приоритетлардан читкә тайпылу өчен. I’m too old for this shit. Барнәрсәгә көч җитми инде хәзер. Сайланганнарына гына кодрәт, көч, вакыт сарыф ителә.

Туган көнемә сыгылып торган өстәл әзерләү өчен. Беренчедән, моңа мин тәки өйрәнмәдем. Аш-су остасы түгеллегемә ияләндем. Иң мөһиме, өйдәгеләр ияләнде. Ризыкларга заказ биреп сыйланабыз. Яки кафе-ресторанга чыгып китәбез. Моның өчен мөмкинлек булуга мең шөкер.

6. Кешегә үпкәләү өчен. Якыннар авыр сүз әйтми. Сүз чит кешеләрнең кыек сүзе турында бара. Үпкәлисең икән, димәк, ул сүз белән килешәсең. I’m too old for this shit.
Килешкән очрак синең көчсез булган мәлеңә туры килә. Сәбәбе шунда. Эчке ресурсларың тулы булганда үпкәләмисеңдә, гарьләнмисең дә. Ул авыр сүзне кабул итмисең генә – бу миңа кагылмый, шуның белән шул.

7. Кибеткә бизәнгән очракта гына чыгу өчен. Бит тирең крем белән дымландырылган, биби-крем сөртелгән, кашың тәртиптә булсын. Таныш булмаган кеше сине бер күрә дә шундук оныта. Танышың, дустың исә, янып торган күзеңә, туры тоткан аркаңа, елмаюыңа игътибар итәр.

8. Балаларга, яшүсмерләргә карата тупас мөгаләмәдә булу өчен. I’m too old for this shit. Аларга ярдәм итәрдәй, үсендерердәй, дөнья авырлыкларыннан ышыкка сыендырырдай осталыгым, рухым, белемем, көчем җитә икән, мин бәхетле. I’m too old now.

Сәхифә: Көндәлек

Эзләү


Календарь

Декабрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Рәсемнәр

2_1 mylo 9 bracelet mini5 s25

Сандык