Албит » Көндәлек » “ДӘРСЕ ГЫЙБРӘТТЕР ТЕАТР”
30/03/2017

“ДӘРСЕ ГЫЙБРӘТТЕР ТЕАТР”

Камал теарының “ДӘРСЕ ГЫЙБРӘТТЕР ТЕАТР” спектакль-променадының пресс-показына бардым.
Егерме кешедән генә торган төркем булып йөрисе. Театрның мин әле булмаган почмакларына алып керделәр!
Артистларның йөзләрен, эмоцияләрен, мимикаларыннан якыннан күрү – иң тәмле өлеше.
Йөземнән елмаю китмәде – сокланудан, рәхәтлектән, сокланудан. Спектакль түгел бу – театр яратучы өчен чын бәйрәм.
Чынмы? Уйдырмамы? Театр дөньясына баш белән кереп киттек. Чыгасы килмәде.

П. С. Камалның артистларның шуның кадәр яратам, шуның кадәр якын алар миңа – җәмгысын кочакка умырып җыеп, алны-артны белмичә, йөгереп өйгә алып кайтасы килә. Бер бүлмәгә тутырып куясы килә:) Минеке генә булсыннар иде:)

Сәхифә: Көндәлек

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

kotichka varenye_0 mail ornament1 chess_0 ej8

Сандык