Эшем тыгыз…
Сайтыма сирәк керәм.
Эшем, чыннан да, бик тыгыз.
“Сөембикә” журналында хезмәт итәм, мөмкин кадәр Калеб яшьләр җыены тормышында катнашам, төрле мәдәни чараларга йөрергә тырышам. Ә вакытның иң зур өлеше – гаиләмнеке һәм мин моның белән бик бәхетле.
Иҗат итәм. Планнарым күп – шуңа утлы табада кебек сикергәлим – утырып язасы килә! Ә вакыт җитми.
Һәр айга план төзеп куям – моны язарга башларга, бусын тәмамларга, тегенең синопсисын төзергә… Юк инде! Өлгермим…
Кул эшләренә менә вакыт калмады. Ә кул кычыта…
Китап укырга вакыт аерырга тырышам. Хәзер Мериам Петросянның “Дом, в котором…” романын укыйм. Искиткеч…
Тормышымны ВКонтакте Фейсбук челтәрләрендә, Инстаграмда күзәтеп була.
Бүгенге көндә мин КАЛЕБ һәм “Сөембикә” журналы сайтларын алып барам. Шунда да кереп чыгыгыз!
Фотода күптән түгел узган ТАКТАШ НОН-СТОП чарасында сатып алган матурларым:)
Яңа фикерләр