Сөмбел ГАФФАРОВА һәм Артур ШӘЙДУЛЛИН халыкара драматургия бәйгесе шорт-битенә үтте

Бу авторлар – Казаннан Сөмбел Гаффарова һәм Алабугадан Артур Шәйдуллин. Сөмбел Гаффарова «Рыба-Тишь» дип аталган балалар өчен пьеса белән катнашкан. Артур Шәйдуллинның конкурска юллаган әсәрләре арасыннан “На закате” драмасы шорт-биткә үткән.
Конкурска кабул ителгән бөтен пьесалар белән дә «Театральная библиотека Сергея Ефимова» Интернет-порталында танышырга мөмкин.
Җиңүчеләр 15 декабрьдә билгеле булачак.
Мәгълүмат өчен. «Драма вакыты» заманча драматургия конкурсы яңа заманча пьесаларны һәм талантлы авторларны ачыклау максатыннан уздырыла. Бәйге ел әйләнәсе бара һәм шартлы рәвештә ел фасыллары белән билгеләнә. Пьесалар өч номинациядә кабул ителә: Пьеса, кече форматлы пьеса (монопьеса) һәм балалар театрлары өчен пьесалар.
Конкурска кабул ителгән бөтен пьесалар белән дә «Театральная библиотека Сергея Ефимова» Интернет-порталында танышырга мөмкин.
Конкурсның рәсми сайты мәгълүматларына караганда, конкурсның көзге этабына 142 автордан 180 пьеса килгән. Шорт-биткә 26 пьеса кергән. Хәзерге вакытта кышкы этапка әсәрләр кабул ителә.
Яңа фикерләр