6/01/2010

Сәхиб Җамал Солтан

Әлеге язма 1970 елларда Төркиядә татар эшмәкәре Ә.Мәңгәр булышлыгы белән чыккан “Казан” журналында (1975 ел, 16 сан) басылган. Язманың авторы – профессор Сәгадәт Чагатай.

Сәгадәт Чагатай (1906-1989) – күренекле шәхесебез Гаяз Исхакый кызы. Ул 1922 елда, 21 елгы афәтне-ачлыкны кичереп, советлар басымыннан качып, зур авырлыклар белән, әтисе янына Германиягә
килә, Берлин университетының төрки телләр факультетында укырга керә һәм аны тәмамлаганнан соң татар теле буенча диссертация яклый. Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач ул ире Т.Чагатай белән Төркиягә күчә һәм Анкара университетының төрки телләр кафедрасына эшкә чакырыла. С. Чагатай шул кафедрада 40 ел дәвамында эшли, докторлык диссертациясе яклый, профессор дәрәҗәсе ала.С.Чагатай университетта укытучы профессор, күп санлы гыйльми хезмәтләр авторы,төрле илләрдә үткәрелгән фәнни конференцияләрдә, симпозиумнарда катнашучы күренекле галим булса да, ул “Казан” журналының һәр санында диярлек татар милләтеннән чыккан олуг шәхесләр, мөһаҗирлектә яшәгән һәм төрек халкының мәдәниятендә, фәнендә, сәясәтендә олы эшләр башкарган милләттәшләребез, ягьни үзенең замандашлары – галимнәр, мөгаллимнәр, врачлар турындагы мәкалә-язмалары белән катнашып торырга вакыт таба алган.Менә шундый язмаларның берсен-“Доктор Сәхиб Җамал Солтан”га багышланганын- укучыларыбыз игьтибарына тәкъдим итеп халкыбызның фидакарь затларыннан булган шәхес белән таныштырырга телибез.

Фәридә Гаффарова, тарих фәннәре кандидаты.

Сәгадәт Чагатай

Сәхиб Җамал Солтан

(10.3.1901 – 27.5.1975)

Доктор Сәхиб Җамал ханым Солтанның әтисе Хәсән Галим улы Русиянең Пенза өлкәсе Инза Татар авылыннан чыккан, ягьни Касыйм татарларыннан. Әнисе Хәдичә дә шушы авылның Гаффар исемле кешенең кызы. Сәхиб Җамал ханым да шушы авылда туган. Аның әтисе 1905 нче елларда сәүдә эшенә керешү максаты белән Ерак Көнчыгышка киткән һәм Манчжуриянең Харбин шәһәрендә урнашып калган. Ерак Көнчыгышның эреле-ваклы шәһәрләрендә, авылларында озак вакытлар ваклап сатучы, ягьни кырыктартмачы булып йөргән. Шул вакытларда ул авылыннан гаиләсен һәм туганнарын Харбинга чакыртып алган һәм урнаштырган. Шунда туганнары белән берлектә мех һәм кызыл мал (мануфактурчылык) сәүдәсен булдырган һәм Кытай авылларына хәтле китеп сәүдә белән мәшгуль булган.

ХХ йөз башларында Ерак Көнчыгышта сәүдә белән шөгыльләнгән татарларның үз эшләрен юлга куя алуларын ишеткән яшьләрнең кайберләре авылларын ташлап Ерак Көнчыгышка киләләр һәм шулай итеп, анда татар районнары барлыкка килә башлый.Манчжуриянең мәдәният һәм сәүдә үзәге булган Харбин шәһәрендә дә бер татар районы корыла һәм анда мәчет, мәктәп төзелә, әдәби түгәрәк тә корыла. Бу эшләрне оештыруда күп хезмәтләр куйган кеше Гыйнатулла мелла булган. Татар мәхәлләсе елдан-ел үсә, көчәя барган, чөнки 1917 нче елгы Октябрь инкыйлабыннан соң килгән качаклар да шушында урнашып калырга тырышканнар. Шулай итеп, Харбин шәһәре илләреннән аерылган татарларның мәркәзенә әверелгән.
Сәхиб Җамал ханым башлангыч белемне Харбинның яшь имамы Гыйнатулла мелла тарафыннан ачылган мәктәптә ала – 5 ел шунда укый. Әтисе Хәсән әфәндедә кызына белем бирү теләге зур булган күрәсең, чөнки ул аны хосусый рус мәктәбенә дә укырга биргән. Шулай итеп ул урта белемне рус гимназиясендә ала һәм авыл тормышыннан аерылып чит мохитта яшәгән татар кызларыннан беренчеләрдән булып урта белемгә ия була, ягьни белемне мөһим санаган кызлардан була. Сәхиб Җамал ханымның берәр профессиягә ия булу теләге аны акушерлар мәктәбенә китерә һәм ул анда укып акушер дипломын алып чыга. Әмма ул алга таба укып врач булу турында хыяллана һәм Европага китеп уку теләге белән янып йөри. Бу вакытта Харбинда яшәгән мөһаҗир яшьләрнең бер төркеме Германиягә китеп шунда белем алырга карар итә, аларга Сәхиб Җамал да кушыла.1922 елда Рәшит Рәхмәти Арат(киләчәктә булачак профессор) һәм аның кәләше Рабига Ибраһим, Габидулла Бадай һәм аның кәләше Сәхиб Җамал Солтан, Габдулла Байчура, Габдулла Сүнәй, Ибраһим Вәли (соңыннан медицина профессоры) Берлинга киләләр. ( ХХ йөз башында аерым-аерым килеп Европада белем алган Оренбургтан Рәмиевләрнең уллары, Казаннан Кәрими уллары, Й.Акчура һәм С.Максуди кебек яшьләребез бар иде инде). Әмма шушы елларда Германиядә Русия качакларыннан булган төрки яшьләрнең зур бер төркеме белем алган. Алар арасында Идел-Уралдан килгән 10 кыз да була. Кызларның күбесе медицинаны сайлый. Шулардан Хәерниса Исмәгыйль,Шәмсия Әшраф, Зөһрә Кашай, Рабига Ибраһим һәм Сәхиб Җамал Солтан Берлинда медицина факультетын тәмамлап эчке авырулар табибе булып чыгалар. Ә егетләрдән бары тик 2се генә- чыгышы белән Казаннан булган Ибраһим Вәли Одар белән Габидулла Бадай гына медицина факультетын тәмамлый алганнар. Сәхиб Җамал Солтан белән Габидулла Бадай, ике югары белемле специалист, өйләнешеп, 1931 елда Харбинга милләтебезгә хезмәт итәргә дип кайталар һәм Шанхайда, Харбинда хосусый клиника ачалар.Әмма анда врачларга мохтаҗлык булмаганлыктан, алар 1934 елда Хайларга китеп урнашалар. Сәхиб Җамал ханым хатын-кызлар авырулары һәм акушерлык юнәлешен сайлый, тора-бара ул хатын-кызлар өчен фәрештәгә әверелә. Хайлар ул вакытта Эчке Монголиядә Кытай идарәсе астына кергән һәм халкы 35 меңгә җиткән бер шәһәрчек булган. Ике специальностька ия булган һәм баш күтәрми эшләгән.

Табиб буларак дәрәҗәләре татарлар арасында гына түгел, башка халыклар арасында да югары булды һәм зур хөрмәткә ия бер гаилә булып танылдылар.Икесе дә чит илдә зур матди авырлыклар күреп укыганлыктан, алар авыруларга, бигрәк тә фәкыйрьләргә карата миһербанлы булдылар: алардан акча алмаулары өстенә, даруларны да үз акчаларына сатып алып бирә иделәр. Бик күпләргә ярдәм кулын сузу аларны бәхетле итә иде.Кызганыч, Хайлар һәм Хайларның тирә-ягында яшәгән барлык хатыннарга бала табарга ярдәм иткән һәм меңнәрчә балаларның кендек әбисе булган Сәхиб Җамал ханымның үз баласы юк иде. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Хайлар Кызыл Рус һәм Кызыл Кытай кул астына кертелә. Мөһаҗирләрнең зур кыенлыклар белән булса да инде җайга салынган тормышларының тәртибе китә, ягьни репрессияләр башлана. Алар гаиләсен дә репрессияләр читләп узмый: Габидулла Бадайны кулга алалар, ул дәвамлы җәзалар астында дүрт ай төрмәдә утыра һәм төрмәдә утырганда авырый башлый, төрмәдән чыгарылгач та сәламәтләнә алмый. Кулга алынган мөһаҗир яшьләрнең иң зур гаепләре – үзләре яшәгән илләрдәге милләтчеләр һәм үз милләтләрен онытмаган яшьләр белән аралашып яшәүләре була. Габидулла Бадай бавыр авыруыннан 1949 елда вафат була.Бу- Сәхиб Җамал ханым өчен бик авыр вакытлар. Бөтен Ерак Көнчыгыш һәм Харбин коммунистлар кулына күчә. Россиядән күчеп киткән мөһәҗирләрнең дә хәлләре начарлана, чөнки алар арасында кулга алулар, ә кулга алынганнарны Россия төрмәләренә озату башлана.Мөһаҗирләр – Япония, Корея, Кытайда урнашкан ватандашларыбыз – моннан котылу юлын яки төрле илләргә качу юлларын эзли башлыйлар, чөнки һәр киләчәк көн аларга куркынычлар һәм малларын югалту белән яный иде.Татарлар өчен бердән-бер сыену урыны – Төркиягә күчеп килү һәм ватандашлык алу була. Шулай итеп, олы күченү чоры башлана – Япония, Корея, Кытайда урнашкан татарларның күбесе Төркиягә күчеп килә. Аларга әлеге күченүне оештыруда БМО ның качакларга ярдәм комитеты белән бергә Төркиядә яшәүче беренче дулкын мөһаҗирләренең дә ярдәме зур була. Сәхиб Җамал ханым Солтан 1954 елда үзенең гаиләсе һәм кыз туганнары белән Төркиягә килеп урнаша ала һәм 1955 елда ул хөкүмәт тарафыннан Бейшәһәргә дәвалаучы доктор итеп җибәрелә. Әмма ул, авыру әтисе Анкарада калганлыктан, алар янында эшләү юлларын эзли башлый һәм аны 1957 елда Анкараның Яңа Мәхәллә муниципалиты докторы итеп билгелиләр. Сәхиб Җамал ханым тиз арада Яңа Мәхәллә халкының да хөрмәт иткән докторына әверелә. Авырулар чиратка басып: “Мин доктор ханымга керәм” дип, сабырлык белән үз чиратларын көтәләр иде. Хөрмәт исә,билгеле, аның карусыз һәм ялны-вакытны белмичә эшләвенә бәрабәр барлыкка килә. Мәрхүмә ап-ак чәчле һәм ул баш яулыксыз йөрер, ә кулында хезмәте өчен кирәкле әйберләр белән тулган сумкасы булыр иде. Ул кая гына чакырылмасын, шунда бара иде. Еш кына аны төнлә дә авырулар янына яки һәлакәткә очраган урыннарга да чакыралар һәм ул, бернәрсәгә дә карамастан, шунда ашыга иде. Мәрхүмәнең соңгы еллары әнә шулай тынычсызлыкта уза. 1965 елда аның пенсия яше җитә, әмма ул пенсиягә чыга алмый, чөнки Төркиядә эшләгән еллары 11 ел гына булганга стажы җитми. Шулай итеп, Сәхиб Җамал ханым Солтан акча түләнми торган пенсиягә җибәрелә. Бу хәл аның кәефен бик төшерде һәм матди хәленә генә түгел, рухи хәятенә дә нык тәэсир итте. Ул 1971 елда бик каты авырый башлый һәм аны үги әнисе Фаизә ханым карый. Ул аның өчен үз әниләреннән дә әйбәтрәк әни була. Бераз озынрак бу язманың төп темасы бер дәвернең кечкенә тарихы һәм каһарманнары доктор Габидулла Бадай белән Сәхиб Җамал ханым Солтан булды. Бу ике кеше үз язмышларында халкыбызга язган зур авырлыкларны өсләренә төшкән авырлык итеп күтәреп, күкрәк киереп шуларны җиңеләйтү өчен тырыштылар һәм шуның белән фәнебезнең чит җирләрдәге күренекле вәкилләре булдылар. Ә бит Сәхиб Җамал ханым Солтан Европада укып халыкара врач дипломын алуга ирешкән беренче хатын-кызларыбыздан гына түгел, ә бөтен- 30 елдан артык гомерен- татар һәм төрек халкына хезмәт итүгә багышлаган медик хатын-кыз да иде. Сәхиб Җамал ханым Солтан күп кешеләр арасында үзенең белем дәрәҗәсе, кешелеклелеге белән генә түгел, чит илдә безнең татар милләтенең, халкыбызның йөзе һәм вәкиле буларак та танылды.Ул аруны белмичә, тормыш авырлыкларын җиңгән һәм Аллаһ тарафыннан бирелгән гомеренең соңына кадәр үзенең хезмәте белән шөгыльләнгән шәхес иде. Ул – хатыннарның таҗы иде. Халкыбызның авыр тарихлы вакытларында Сәхиб Җамал ханым Солтан шикелле тыйнак,олы белемле,эшлекле һәм кешелекле бөекләргә ихтыяҗ зур. Ул үзенең вазыйфасын зур фидакарьлек һәм кече күңеллелек белән башкаручы иде. Җәмгыятькә аның шикелле хезмәт иткәннәр арабызда һәрчак яшәячәкләр, алар безгә маяк булсыннар һәм безнең үсә, үзгәрә торган дөньябызда безнең халкыбыз да бу бөекләре белән танылсын.

Төрекчәдән Сөмбел Гаффарова

тәрҗемә итте.

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

alice4 3_0 apple t2 kur1 IMG_0149

Сандык