Албит » Интервью » Рок-җырчы Артур Исламов: максатым – опера җырчысы булу
31/05/2010

Рок-җырчы Артур Исламов: максатым – опера җырчысы булу


Моннан берничә ел элек, мине компьютер каршысына утырттылар да, “тыңлап карале” дип җыр куеп җибәрделәр. Колонкалардан бер ир-атның калын гына тавышы агыла башлады. Көчле, күңелне били торган тавыш. “Ир тавышы” түгел, “егет тавышы” икәнен белгәч, бераз аптырап калдым. Эстрада, музыка сәнгатенә шактый тәнкыйть белән карыйм – җентекләп-җентекләп. Артурның тавышы исә шул беренче мәлдән үк әйбәт кабул итердәй иде…
Кемдер Артурны “Алканат” рок-төркеменең солисты, кемдер – операда ныклы адымнарын ясаучы итеп белә.

Артур Исламов – Актаныш егете. Казан музыка училищесының халык уен кораллары бүлеген тәмамлап, хәзерге вакытта Казан дәүләт консерваториясендә вокал бүлегенең 3 курсында белем ала. “Созвездие-Йолдызлык” (2005 ел), “Дуслык моңы” (2006 ел) һәм Рәшид Ваһапов исемендәге халыкара конкурсларында (2008 ел) 1 премиягә лаек булган егет. Өч ел дәвамында консерваториянең опера студиясе тәкъдим иткән спектакльләрдә катнашып килә. Д. Чиморозаның “Яшертен никах”, В. А. Моцартның “Фигароның туе”, Е. Анисимованың “Вий”, Д. Меноттиның “Телефон”, С. Прокофьевның “Өч апельсинга мәхәббәт” опера спектальләрендә, “Башмагым” музыкаль комедиясендә уйнады.

– Артур, укытучың кем синең?
– Укытучы – ул тормышка аяк басуыңда, синең әйдәүчең ышанычың, таянычың булырдай кеше. Аллага шөкер, тормышымда укытучыларым миңа хәерхаһлы, игелекле булды. Хәзерге вакытта исә Укытучым дип, мине үз канаты астына алган, профессиональ вокал, җыр дөньясына алып кергән – Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдинованы атыйм.
– Һәр артист үзен Гамлет партиясен башкаручы итеп күрә, диләр. Син кайсы рольдә уйнарга теләр идең? Ягъни синең өчен иң югарыда торган роль, партия – кайсысы?
– Андый рольләр күп: Риголетто, (“Риголетто”) Фигаро (“Сивилья чәчтарашчысы”) һ.б. Әмма иң мөһим нокта кайсы роль икәнлеге түгел, ә ул партияне ничек итеп башкаруда. Опера җырчысы актер яки җырчы гына түгел. Вокал ягын да, актерлык ягын да бертигез югары дәрәҗәдә алып бару мөһим.
– Филармониядә еш чыгыш ясыйсыңмы? Тамашачы күп йөриме?
– Соңгы арада байтак концертларда катнашырга насыйп булды. Күптән түгел Мөслим Магомаев белән Анна Германга багышланган концерт тәкъдим иттек… Хәзер бит концертлар да, жырчылар да бик күп… Төрле зәвыклы тамашачы үз башкаручысын таба ала, сайлап алу мөмкинлеге бар дип әйтергә телим. Бу – яхшы, минемчә.
– Әле син “Алканат” рок-төркеменең солисты да әле син. Опера һәм рок… “Алканат” ул синең өчен нәрсә?
– “Алканат”та чыгыш ясау үзе бер ләззәт, драйв бирә. Аны сүз белән генә анлатып та булмый. Анда мин үземне музыкаль яктан иркенрәк хис итәм, чөнки җырны үзебез язабыз, ничек теләсәк, шулай башкарабыз да. Монда бернинди чикләүләр юк. Моцарт-Прокофьев стильләре түгел – барысы да үзебезчә!
– Рок-җырчы булуыңа консерватория укытучылары, курсташларың ничек карый, моңа нинди мөнәсәбәттә?
– Беренчедән, мин бар дөньяга: “Һәй! Тынлагыз! Мин бит әле рок та жырлыйм!” – дип кычкырып йөрмим. Шуна күрә укытучыларның, курсташларымның күбесе бу хакта белеп тә җиткерми. Асылда, консерваториядә классик музыкага басым ясыйлар. Биредә хәтта рок музыка дип сүз башларга җай да чыкмый.
–“Алканат” җырларының көйләрен син язасың… Димәк, сине композитор дип тә әйтеп була торгандыр инде.
– Барлык жырларнын көй авторы мин. Әмма үземне композитор дип атарга ашыкмас идем. Мин – музыкант. Нигәме? Чөнки ижат иткән җырларны башкалар башкармый; икенчедән, башка шагыйрьләрнең сүзләренә җыр язганым юк. Көйләрем “Алканат” төркеме ижатының бары тик бер өлеше генә ул.
– Төркемнең көндәлек тормышында нинди яңалыклар бар?
– “Emergenza” фестивалендә уңышлы чыгыш ясап килдек… (Әлеге фестиваль – дөньяның егерме өч илендә уза торган музыкаль марафон. Анда меңләгән музыкантлар меңләгән концертларда җанлы музыка уйнап, бер баскычтан икенчесенә күчә бара. Башкалабызда җиңеп чыккан төркем Мәскәүдә узачак концертта катнаша. Анда җиңеп чыкканы исә Германиядә узасы финалга китәчәк. – С. Г.) Соңгы арада “Emergenza”ның Казандагы ярым финалына әзерләндек. Ул 26 март көнне Казанның “Желтая кофта” клубында узачак. Биредә Казанның һәм Татарстанның башка төбәкләреннән килгән иң көчле төркемнәр белән финалга узу өчен “сөзешербез”… Фестивальдә бердән-бер татар төркеме саналабыз. Татар милләтен дөньяга танытырга теләү ниятебез көчле. Әлбәттә, милләттәшләребез дә безнең белән бергә булып, теләктәшлек күрсәтеп торса! (Клубта ошаган команда өчен кул күтәреп тавыш бирәләр. – С. Г.)
– Опера җырчысы Артур һәм рок-җырчы Артур бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
– Юк… Аерма әллә ни күп түгел. Кайсы, нинди сәхнәгә чыксам да, мин булдыра алганымча бирелеп эшләргә тырышам. Аерма булса, сәхнә киемнәрендә генә булса инде.
– Киләчәктә кайсы юлны сайларга уйлыйсың?
– Үткән – киткән, киләчәк – ябылган, дип әйткән борынгылар… Миңа сәхнә кешесе булып калырга язгандыр инде. Ә нинди жанрда дигәндә – анысын күз күрер әле… Әлбәттә, иң башта опера сәхнәсен сынап карыйсым килә. Әйе, опера җырчысы булу – минем иң зур омтылышым, максатым.

Әйе, Артурны кемдер рок җырчы, кемдер опера җырчысы итеп белә. Ике якны да яратып алып баручы егет бер тамашачысына татарча рокның бар икәнен күрсәтсә, икенче тамашачысын үзе белән операга алып кереп китә. Шәп бит?

Сәхифә: Интервью    Тамгалар:

Эзләү


Календарь

Декабрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Рәсемнәр

sladkiye-yagody_0 furoshiki h-maksudi sl-8 DSC_0717 IMG_0137

Сандык