«Альтернативада фикер бар»
«Исмаил» төркеме – заманча музыканы тыңлаучы татар яшьләре арасында популяр булган, җанлы музыка башкаручы альтернатив, андеграундка әверелеп баручы төркем. Алар «Яңа Гасыр» оештырган концертларда катнашып килә, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә ел саен чыгыш ясый. Исмаилның һәр күренешкә, һәр вакыйгага карата үз фикере бар. Фикере кискен, уңайсыз булырга мөмкин, әмма ул һәрвакыт уйлаганын әйтә.
изображения не найдены
– Исмаил, дөнья музыкасының бүгенге торышын ничек бәялисең?
– Үземчә шартлы рәвештә болай бәялим. Беренчедән, үзгәрми торган музыка бар: һәр-бер халыкның милли моңнары, музыкаль уен кораллары, җырлары ул. Икенчедән, идеологик җырлар. өченчедән, алтмышынчы елларда башланган рок-музыка хәрәкәте. Шул өченче төрен шәрехлисе килә. Алтмышынчы елларга чаклы музыка дөньясы күптөрле үзгәреш-ләр кичергән: электр гитарасы иҗат ителә, афроамерикан халкы башкара торган джаз һәм блюз музыкасы популярлаша, яңа яңгырашлы төркемнәр барлыкка килә. «Ак тәнлеләр» афроамериканнар музыкасын мөнбәргә әйләндерә – музыка корал функциясен үти башлый. Җыр текстлары, уен кораллары, гомуми яңгыраш (саунд), кыскасы – кыю идея күтәрелеп чыга… Хәер… сәнгатьнең һәрбер төренең нигезендә идея ята. Ятарга тиеш, һәрхәлдә. Төркемнәрне сыйныфларга бүлеп күзаллау җиңел эш булмаса да, бүлеп карыйк. Шулай ук шартлы рәвештә генә аларны ике категориягә аерыр идем: әллә ни яңалык китермичә, сыйфатлы яңгырашлы төркемнәр һәм яңа фикер йөртүче, һәм бу идеяне чагылдырырлык яңа яңгырашны табучы төркемнәр.
– Татар җыры турында ни әйтә аласың? Бүгенге торышы нинди, синеңчә?
– Милли фольклор, Аллага шөкер, көчле. Безнең заманда бу бай мирасны тәкъдим итү ысулына килгәндә… Вокалның тиешенчә куелмавы, ягъни итальян мәктәбе буенча куелган тавыш белән ямьсез иттереп авыз ачып җырлау милләтебезгә хас түгел. Әнә, башкортларга карагыз, чын дөрес тавыш белән «ерлайлар». Музыканың тышкы бизәлеше оят дәрәҗәдә примитив. Мондый хәл ни өчен барлыкка килгән? Чөнки бу мирасыбызны үстерү эше шәхси кулларга калды, белемсез һәм вәкаләтсез түрәләр аны «үстерә». Бу коточкыч күренеш – дәүләт карамагыннан чыгу, тупас PRның нәтиҗәсе. Җырларның текстлары һәм музыкаль гармониясе – примитив, образлар системасында яңалык юк, сыйфатлы аранжировка яздырылмый (дискомузыка искәрмә булып тора). Иң мөһиме – фикере юк. Чын сәнгать булмагач, каян килеп идеясе булсын, ди?! Дөньяга күрсәтерлек, мактанырлык әйбер бик аз. Саф фольклорыбыздан кала. Алдынгы фикер юк. Сән-гать – милләтнең көзгесе ул. Ә без менә шундый хәлгә калдык…
– Халык бүген нинди җырлар ярата, синеңчә? Ни өчен?
– Халыкның яраткан җырларын ишетер өчен туйга барырга кирәк. Анда кайсы җырлар җырланса – шулар халык арасында иң популярлары инде. Ягъни табын җырлары; дискә-түктә яңгырый торган җырлар; машинада тыңлана торган җырлар, радиода тыңлаучылар үтенече буенча куела торган җырлар. Шәхсән үзем өчен җырның яхшы булуының күр-сәткече шул: аны тыңлаганда дөньяларым онытыла, көлдерә яки елата ул. Кыскасы, экстазга кертә.
Халкыбызның җырларында өч мөһим тема бар: әнкәй, газиз туган як, сөйгән яр. Монда бернинди гаеп юк, әлбәттә, бу мәңгелек темалар. Ләкин, җәмәгать, аларны кыйналып беткән сүзләр белән түгел, яңача тәкъдим итү мөһим! Иҗатчы икәнсең, яңа формалар, яңа образлар системасы, кызык аранжировкалар тап. Үтемле булсын ул мәң-гелек темалар! Эксперимент-лардан курыкмаска кирәк!
– «Исмаил» төркеме тамашачысына нәрсә җиткерергә тели? Бүгенге көндә нәрсә иҗат итә? Планнарыгыз нинди?
– «Исмаил» төркеме тамашачыга сәламеннән башка бернәрсә дә әйтә алмый әлегә. (Көлә.) Үткәнне-киләчәкне уйламыйбыз, бүгенге көн белән яшибез, иҗат итәбез. Планнар да әлегә юк.
– Җырларыгызны кайда яздырасыз?
– «2012» дип аталган студия-бездә. Студия башкалардан оригиналь саунд һәм зәвыгы белән аерылып тора. Студия эшеннән күп нәрсә тора: ул начар җырдан яхшы җыр ясый ала, яхшы җырны боза ала. «2012»дә билгеле прогалар кулланылса да, җанлы инструментлар да яздырыла. Шуңа күрә студиянең тарифлары да арзаннардан түгел.
– Синең фикеренчә, зәвыклы музыка нинди ул?
– Зәвыклар турында бәхәс кузгату мәгънәсез эш. әмма эстрадабызда ярылып торган зәвыксызлыкны, минемчә, фаш итәргә кирәк. Текстка тиеп тә тормыйк. ә менә 15-20 елга арт-та калып баручы яңгырашны нишләтергә?!
Җанлы кораллар яз-дыру матди чыгымнар таләп итә. Клуб музыкасы һәм рэп жанрындагы әсәрләр үз юлында бугай, бу даирәдә кызык әй-берләр күп. ә менә эстрада нык аксый. Ул зәвыксыз һәм сыйфатсыз музыканы көн саен радио һәм ТВ аша сеңдерәләр, халыкның зәвыгын бозалар. Салават унсигезенче сезонында сәхнәгә гармун тотып чыкканда, мәсәлән, тамашачы бимазалана башлады… Ягъни халык чын музыкадан, милли моңнан бизә башлаган. Бөтен өмет яшьләрдә. Аллага шөкер, аларда татарлык, миллилек, ватанпәрвәрлек көчле.
– Татар эстрадасына, альтернатив төркемнәргә, шул исәптән «Исмаил» төркеменә, камилләшеп үсүләре өчен кайсы якка карарга, кыйбла итеп нәрсәне сайларга кирәк, синеңчә?
– Альтернатива – төрле жанрларда, төрле юнәлешләрдә эшләп, иҗат итеп, татар җыры өчен яңа офыклар ача, яңа мөмкинлекләр бирә, дөньяга таныта ала. Бу эштә һәвәслек тә, белем дә, кыюлык та кирәк. Альтернатива – ул вакцина кебек, бөтен бәдәнне дәвалауга юнәлгән. «Исмаил» төркеме – бу юнәлешнең кечкенә микробы. Эзләнәбез. Хәрәкәтләнәбез. Шулай булырга тиеш тә. Бүген стилебездә күбрәк псевдо-панк, брит-поп, рок-баллада өстенлек итә. Җәмгыятьтә тиешле урын таба алмыйча андеграундка киттек. Төркемдә җырлаган җырлардан тыш, мин үзем төрле жанрдагы җырлар башкарам. Аеруча халык һәм ретро җырларыбызны яратам.
– Иң четерекле сорауга килеп җиттек. өлкән буын гына түгел, яшьрәкләр дә «миллилек юк монда, моң юк» дип, альтернативаны кабул итә алмый…
– Альтернативаның моңлы булуы шарт түгел, аның максаты жанрлар һәм юнәлешләрне киңәйтү. Ә миллелеккә килгәндә… Без татарча җырламыйбызмы әллә!? Шушы факт миллилегебезне күрсәтмиме?! Татар телен музыкабыз ярдәмендә үстерү, кулланылыш мохитен киңәйтү, абруен күтәрү. Бу – миллилегебезне бер дә күр-сәтмиме әллә?! өлкән буын яшьләрнең яңа дәвергә аяк басуы өчен нинди җирлек әзер-ләгән? Сатылган мулла, куркак остаз, рәхимсез түрә – алар калдырган мирас шул түгелме?.. Альтернатива ул музыка гына дип уйлау дөрес түгел. Ул – заманабызның ихтыяҗыннан барлыкка килгән метод! Альтернативада фикер бар. Фәлсәфә бар. Сәнгать бар. Юл бар.
Яңа фикерләр