Албит » Интервью » Чәй эчү церемониясе
10/09/2010

Чәй эчү церемониясе

Наилә Суркинаның хобби тарихы chay_0
Казанда институтта укыган чакларым. Ул вакытта миңа бик авыр иде. Көндәлек ямансу кәефем тормыш ямен бетерә язды. Сагышым көннән-көн көчәя генә барды… Сәбәбен дә әйтим инде – яратып йөргән егетем белән арабыз өзелде. Зиһенем, күңелем белән аңлый идем – бу сагыш сазлыгыннан ничек тә чыгарга кирәк. Берәр шөгыль табып, шуңа бар вакытымны багышлыйсым килә. Әмма нинди шөгыльгә?.. Көннәрдән бер көнне якын танышым миңа чәй пешерү, ясау серләрен өйрәтә торган мәктәп ачылу турында сөйләде: «Кил, дүшәмбе презентация була. Сәгать өчтә», – диде ул.

Бик тә барыр идем дә бит, тик нәкъ шул вакытта студентларыма семинар үткәрәсем бар (институтымда укыта да идем инде мин), аннары фәнни җитәкчем белән очрашырга кирәк. Әмма… бәхеткә, дип әйтимме, студентларым семинарга хәзерләнмичә килгән булып чыкты. Аларга мөстәкыйль эш биреп калдырдым да, җитәкчем янына киттем. Анысы да тиз-тиз булды. Сәгатемә карасам… ашыгыбрак атлаганда, чәй мәктәбе презентациясенә өлгерәм икән әле.

Мин килеп җиткәндә кызлар инде матур итеп җыештырылган өстәл тирәсендә утыралар иде. Тыныч кына чәй әзерләгән оста, мине күреп, буш бер урынга ишарәләде. Карасак, өстәлдәге чынаяклар саны нәкъ кирәгенчә, әйтерсең лә мине көткәннәр!.. Утырдым. Оста  кыз могҗиза кыла иде. Фарфор чынаякларга ашыкмыйча гына кайнаган су агыза, чәй ясый… Хәрәкәтләре хан кызларыныкы диярсең! Тынычлана төштем.
Ниһаять, чәйне авыз итү мизгеле килеп җитте. Тәме минем җанымны кинәндереп җибәрде. Күз алдыма Казандагы музыка укытучымның иске йорты килеп басты. Агач баскычларыннан күтәреләм… Шул  йорт исе хәзер чынаягымда иде! Балачак хәтирәләремнең барчасы кечкенә бер чынаякка сыйган да беткән…

Менә шулай итеп, мин чәй йоласы мәктәбендә укырга булдым. Дәресләр бер атнадан башлана. Түләр өчен акча кирәк. Каян табасы? Ышанмассыз, нәкъ шул көннәрдә миңа өстәмә эш тәкъдим иттеләр һәм күпме түлиләр дип уйлыйсыз? Нәкъ мәктәптә дәресләр алырга җитәрлек икән! Мондый туры килүләрнең очраклылык булмавына төшенә башлаган идем инде. Мин эзләгән шөгыль – шушы!

Чәй әзерләү, гомумән, чәй йоласы гаять катлаулы эш булып чыкты. Байтак йолаларны истә калдырырга кирәк. Бу мәктәп белән генә чикләнмәдем, икенче мәктәпкә дә йөри  башладым. Анда танышкан кызлар белән без һәр якшәмбедә җыелышып, дәресләрдә алган белемнәрне ныгыта идек. Без бу очрашуларны бер психология һәм эзотерика үзәгендә үткәреп, шунда дусларыбызны да чакыра башладык.
Шулай итеп, бер ел узып та китте. Тора-бара мин бу хоббиема бик җитди карый башладым. Үзәк җитәкчесе белән аерым чәй бүлмәсе оештырып, кунаклар чакырырга ниятләдек. Кунакларыбызны биредә, аз гына хакка, ял иттерә, чәй йоласы белән таныштыра башладык.
Бүген кеше коточкыч тизлек заманында яши, эш дип, анда ашыга, монда чаба… Ара-талчыга. Төрле фирмаларга йөреп, теләгән кешеләр өчен чәй йоласы уздыра башладык. Дөресен әйтим, хәзер мин институттагы эшемне калдырып, чын-чынлап яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Хобби дип башлаган шөгылем үземә җитәрлек керем китерә.

Әйе, мин әле дә кияүдә түгел. Әмма чәй мине авыр уйлардан арындыра, үз-үземә ышанычымны арттыра алды. Бүгенге көндә Мәскәүдә эшлим. Сайлаган өлкәмдә белемемне үстерәм.

Сезгә кытай чәй йоласы турында җентекләп сөйләргә булдым.

Бу эш чиста куллар, чиста уйлар белән чиста урында башлана. Чәй эчеләсе өстәлне дә, бүлмәне дә чәй остасы матур, пөхтә итеп тота, үзе дә зәвык белән киенгән була.

Су кайнавы да гаҗәеп матур икән! Бу күренешне дә кунакларга күрсәтүче осталар бар. Пыяла чәйнектә кайнаган су «наратлардагы җил шаулавы» дип йөртелгән хәлендә сүндерелә. Артык кайнаса, су картая, дип санала. «Аҗдаһаның койрыгын әйләндерү» дип аталган йоланы башкарганда барлык кунакларның игътибары суда була. Чәй эскәге белән оста суны болгата, барлыкка килгән су чоңгылы – гармониягә илтүче беренче адымнарның берсе. Оста исә кунакларны чәй белән таныштыра башлый. Моның өчен ул чәй яфракларын урталай киселгән, грушага охшаган савытка – «чахэ»га сала һәм сәгать юнәлеше буенча кунакларга җибәрә. Останың кулына тимичә, тиз генә карашлар белән очрашып алу – дөрес мөгамәлә булып санала.

Кайнаган су белән юып җылытылган чәйнеккә чәй яфраклары салына, хәзер алар «уяна». Кайнаган су салгач, чәйнек өстен каплап, бераз селкетеп алалар. Беренче пешкән чәйне эчмиләр, ул рухларга багышлана. 3–4 секунд пешкән чәйдә танин-кахитин матдәләрнең катнашмасы була, озаграк пешерсәң, файдасы югала. Икенче чәйне чынаякларга түгел, ә «гаделлек савыты»на агызалар. Чынаякларга агыза барсаң, ул бер чынаякта – бер төрле, икенчесендә икенче төрле пешкән булачак бит. Чәй йоласында кунаклар чәй турында гына сөйләшеп калмый, әдәбият, мәдәният турында да фикер алышып утыра. Иң мөһиме, әңгәмә сәясәт ише четерекле темаларга кереп китмәскә тиеш, сүз барышы өчен оста җаваплы. Ул бер кунакны да игътибарсыз калдырмый, һәрберсенә сорау бирә, фикерен әйттерә.

Йола ахырында чәй белән хушлашалар – чәй яфраклары гына калган чәйнек кунактан кунакка күчә, һәрберсе аның төсен, исен, рәвешен истә калдыра. Яшел чәй яфракларының кайберләрен чәйнәргә дә була –  искиткеч тәмле! (Салатка өстәлә торган яшел чәй яфраклары турында ишеткәнегез бармы икән?) Йолада «улун» яки фирүзә чәй пешерелсә, аны киптереп, мендәрләргә тутыралар. Мондый мендәрдә йоклаган кешегә гаҗәеп матур төшләр керә, диләр.

Чәй – ул остаз.  Аның ярдәмендә мин үз-үземне күбрәк аңлый башладым. Үзем өчен генә түгел, башкалар өчен дә гармонияле мохит тудырырга өйрәндем. Ашыкмыйча чәй эчкән кеше үзенә һәм уйларына хуҗа була башлый.

Көндәлек тормышта башыбыздан ашкан төрле ыгы-зыгы, эш-мәшәкатьләрдән һич тә котылып булмас шикелле. Мондый чакта чәй әзерләгәндә уянган хисләреңне искә төшерү дә җитә, тынычланып каласың. Һәм бар нәрсә дә үз урыннарына әйләнеп кайта.

Сәхифә: Интервью    Тамгалар:
  • шамил баһаутдин— 05.01.2011 19:23

    Кызык укыла.Шулай да 20 просентын кыскартып була,эчтәлегенә зарар итми генә.Күп язучылар шикелле ХӘЗЕР белән ӘЗЕРне бутыйсыз. Хәзерләнмичә түгел, әзерләнмичә.Чәйне миннән оста ясамыйлар.

  • Алсу— 21.04.2012 14:24

    Алайса татарча чүй эчү йолалары җитмәгән икән))

  • Алсу— 21.04.2012 14:25

    гафу итегез – “чәй эчү йолалары”)

  • Sombel— 11.05.2012 23:30

    Редакциядэ хатаны курмэгэннэр инде алайса. Аермасын ныгытып анлата алмассызмы?

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

kotichka varenye_0 mail ornament1 chess_0 ej8

Сандык