Албит » Интервью » Яшьләрнең үз саммиты
21/07/2010

Яшьләрнең үз саммиты

Быелның апрель урталарында Канаданың Торонто шәһәрендә яшь бизнес-лидерлар, финанс экспертлары һәм аналитиклар катнашында беренче «G-20Y Summit» – Яшьләр саммиты узды.  Россия делегациясе составына, Татарстан Республикасы вәкиле буларак, Чаллы кызы Эльмира МИҢГАЛИЕВА да кертелде.

1Белешмә:

Эльмира Миңгалиева –

икътисад фәннәре кандидаты;

Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгында югары белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;

Татарстан Республикасы хөкүмәтенең «Алгарыш» программасы ярдәмендә Манчестер университетында укып, магистр дәрәҗәсенә  ия булган;

глобальләшү шартларында сәнәгать корпорацияләренең үсүенә багышланган егермедән артык фәнни мәкалә авторы.


– Эльмира, икътисади белем алырга теләүчеләр саны елдан-ел арта гына. Бу нәрсәгә бәйле?

– Мондый белемнең дәрәҗәсе Россиядә базар икътисадына күчкәндә, ягъни туксанынчы еллар уртасында үсте. Яшьләр, киләчәктә кем булырга, нинди юлдан китәргә дигән мәсьәләне хәл иткәндә һаман да шуны аңларга теләми – бүгенге көндә гуманитар фәннәре белгечләре, шул исәптән икътисадчылар да күбәя бара. Инде биш-алты елдан соң ук барлык икътисадчыларны да эш белән тәэмин итү авыр булачак. Россия һәм Татарстанда инновацион икътисад төзергә телибез икән, техник белгечлекләргә басым ясарга вакыт.

– Син дә укытучылар гаиләсеннән, тик нигәдер икътисадка кереп киткәнсең…

– Мин мәктәптә югары классларда укыган чорда күпләр шәхси фирмаларын ача башлады. Бу – күренеш икътисад белән кызыксынуымны уятты, нечкәлекләренә төшенергә теләдем һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институтына укырга кердем дә. Педагог профессиясе дә үзенә тартты мине. Аспирантурага кергәч, институтымда укыта башладым. Алга таба да студентларга иктисад белемен укытуны дәвам итәргә ниятлим.

– Саммит хәтле саммитта ничек катнашырга булдың соң?

Моңарчы чит илдә дә укыганым булгач, халыкара чарада катнашу теләгем, әлбәттә, табигый. Ел башында барлык мөһим эшләремне тәмамлап, ял итеп алырга уйлаган идем, югыйсә… Интернет челтәрендәге яшь бизнесменнар ассоциациясе сәхифәсендә булачак яшьләр саммиты турында мәгълүматка юлыктым. Озак уйлап тормыйча, делегация составына керү өчен көрәшергә булдым – бәйгегә документларымны җибәрдем. Конкурс комиссиясе минем кандидатураны хуплады һәм Россия Федерациясе делегациясе составына кертте.

–       Бәйгеләрнең дә бәйгесе бит бу!

– Минем кебекләр турында бүресе улаучан, диләр, күз тимәсен, бәйгеләрдә еш җиңеп чыгам. Тотынган һәр эшемне әти-әнием хуплый, мораль яктан ярдәм итүләре өчен аларга рәхмәтлемен. Ерак юлга җибәргәндә борчылдылар, әлбәттә, әмма бер ел Англиядә укып кайтуым, азмы-күпме дөнья күрүемне искә төшереп, тынычландылар тагын. Күпчелек делегатлар Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан сайланды, Омскидан да бер егет бар иде, Татарстаннан – мин үзем генә идем. Барыбызны да Мәскәүгә җыеп, сәясәт, икътисад мәсьәләләрендә компетентлыгыбызны, инглиз телен белү дәрәҗәсен тикшерделәр, үзара таныштырдылар да уңышлар теләп, Канадага озаттылар.

–       Саммитка тагын кайсы илләрдән яшьләр җыелды?

Канаданың үзеннән, Кытай, Франция, Германия, Индонезия, Италия, Израиль, Мексика, Бөекбритания, Төркия, Согуд Гарәбстаны, АКШтан яшь белгечләр килде. Ә эшебезне Бөтендөнья Банкы, Халыкара валюта Фонды, KPMG аудит компаниясе (Зур «Дүртлек»кә керә), Германия, Канада, Россия, Нидерланд университетлары вәкилләре күзәтте.

–       Бу саммит нинди максат белән оештырылды?

Иң баштан «G-20» – Зур «Егермелек» турында сөйләп китим. «G-20» кризистан чыгу юлларын табу өчен җыелган иде. 2008 елны искә төшерик. Ул елны Американың ипотека облигацияләре базары җимерелде. (Финанс мәсьәләләрендә белемнәре сай булу аркасында, күбрәк гади кешеләр зарар күрде.) Россия банклары чит ил банкларына күп очракта «йөзеп йөрүче» процентларга алынган кредитлары белән бәйле иде. Шулай итеп, тотрыксызлылык дулкыны Россия һәм шул исәптән Татарстан икътисадына да бәреп керде – безнең банклар кредит ставкаларын арттырырга мәҗбүр булды.

2009 елның апрелендә Зур «Егермелек» илләре Халыкара финанс тотрыклылык советын булдырды. Быел исә «Егермелек»нең максаты кризиска каршы чараларны тәмамлау иде. Ягъни, икътисади яктан алга киткән илләрдә кризис бетеп бара, хөкүмәт әкрен генә элеккеге тормышка кайту юлларын эзли. Россиядә, шул исәптән, Татарстанда да бу хакта сөйләшү иртәрәк булса да, алга таба безгә дә кризистан чыгуга, элекке тормышка кайтуга әзер булу кирәк.

Соравыгызга әйләнеп кайтыйк. Россия башлангычында яшьләр саммиты беренче мәртәбә узды. Ул яшь буынның фикер уртаклашу мәйданы булды, шулай итеп, без – яшьләр Зур «Егермелек»кә үз тәкъдимнәребезне җиткерә алдык.

–       Эшегез нинди формада барды?

– Без дүрт секциягә бүленеп эшләдек. Һәр секциянең эше бөтен дөнья һәм аерым илнең актуаль проблемаларына багышланды. Дүрт секциянең өчесендә икътисад мәсьәләләре каралды. Мин беренчесендә, иң катлаулысы дип саналганында катнаштым – икътисади тотрыклылыкны көчәйтү һәм халыкара финанс системасын көйләүгә багышланган иде ул. Икенчесе – климатның үзгәрүе; өченчесе – халыкара финанс архитектурасының дәүләт тарафыннан көйләнүен көчәйтү; дүртенчесе эшмәкәрлек этикасы һәм корпоратив культура турында булды.

Финанс һәм икътисад белгече буларак, миңа финансларга караган мәсьәләләр аеруча кызык, шул сәбәпле бу темага тәфсилләбрәк тукталыйм. Безнең фикеребезчә, предприятиеләр, хуҗалык оешмалары кебек үк, бухгалтерлык хисабын даими алып барырга тиеш. Үзләрен хөрмәт итүче, чит ил партнерлары белән эшләүче, шулай ук инвесторларны җәлеп итәргә теләүче эре фирмалар хисапларын халыкара стандартларга нигезләп төзи. Мисал өчен, Татарстан базарында «Ак Барс банк» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ, «Татнефть» ААҖ һәм тагын берничә предприятие – шундыйлардан. Болай эш итү потенциаль инвесторларга компанияләрнең нәтиҗәле эшләре, алдагы перспективалары турында тулы мәгълүмат бирә. Саммит эше барышында милли стандартларны халыкара дәрәҗәгә якынайту, финанс системасының үтәкүренмәле булуы зарурияте турында кызып-кызып сөйләштек. Әйе-әйе, аңлыйм, икътисадчы булмаган кешегә зур борчу булып күренми бу, ә менә икътисадчылар бу проблеманы яхшы аңлый. Минемчә, климат һәм энергетика проблемаларына багышланган секция иң кызыклысы булды. Алар эшләгән залга керсәм – стеналарда катнашучыларның үз куллары белән ясаган плакатлар эленеп тора… Берсендә «There is no Planet B!» – «Бездә Б планетасы (планы) юк!» дип язылган. Кыска һәм барчабызга аңлаешлы гыйбарә… Залдагы һәркемнең күзе яна, күңел биреп, йотлыгып-йотлыгып сөйлиләр! Климат – иң актуаль проблема булып тора. Фаразларга караганда, 2050 елга җир шарындагы халык саны 2,5 миллиардка артып, 9,1 миллиард тәшкил итәчәк, Россия халкы, киресенчә, 26 миллионга кимиячәк. Шулай итеп, үсеп баручы илләрдә халык саны артачак. Авыллар саны да кимүгә бара. 2050 елга халыкның 70 проценты шәһәр һәм шәһәр янында яшәячәк, бүгенге көндә бу сан – 49 процент.

2050 елның өч «кырыс чынбарлыгы»: энергия күбрәк таләп ителәчәк; һәркемне энергия белән тәэмин итү авыр булачак; энергияне күп куллану тирә-юнь мохиткә күбрәк зарар китерәчәк. Кырык елдан соң табигать ресурсларының зәгыйфьләнүе көн кебек ачык, бу – экспортка юнәлеш алган Россия кебек илләргә яный, чөнки икътисадыбыз чимал җитештерүгә нигезләнгән.

Бер проблема икенчесен ияртә – халык саны арту азык-төлек җитештерүне 70 процентка арттыруны таләп итәчәк. Бу авыл хуҗалыгына салыначак инвестицияләрнең арттырылуын, яңа технологияләр булдыруны, яңа сорт культуралар җитештерүне сорый.

–       Эшегезнең нәтиҗәсе турында сөйләп китче.

– Һәрберебез имзалаган документ – коммюнике булдырдык. Анда без – төрле илләрдән җыелган яшьләр – бүгенге икътисади һәм энергетик мәсьәләләрнең кайберләрен хәл итү юлларын тәкъдим иттек. Әлеге рәсми документны Россия Федерациясе Президентының ярдәмчесе Аркадий Дворкович 26-27 июньдә Торонтода узган «G-20» саммитына җыелган илләр лидерларына тапшырды. Саммитта дөньяның әйдәп баручы лидерлары төзегән нәтиҗә документларында без тәкъдим иткән берничә пункт та үз урынын алды.

– Икътисади сорауларга нокта куеп торыйк. Саммит озак дәвам иттеме? Торонтоның матур урыннарын күрергә өлгердегезме, дип кызыксынып соравым.

– Җиде көн дәвам итте. Әмма… Мин анда тагын бер атнага тоткарланырга мәҗбүр булдым. Тоткарлаучы – Исландиядә уянган янартау. Берүзем нишләр идем, белмим. Бәхетемә, саммитта бергә эшләгән канадалы Лиза туташ миңа әти-әнисендә яшәп торырга тәкъдим итте. Бу өстәмә атна миндә уңай тәэсирләр генә калдырды. Бер мәктәпкә барып, рус мәдәнияте көннәрендә катнаштым. Канадада, Татарстандагы кебек үк, ике дәүләт теле – инглиз һәм француз телләре кулланылышта. Укучылар ике телне дә «су урынына эчә». Һәр иртәне беренче дәрес алдыннан дәүләт гимнын җырлыйлар. Ике телдә дә. Кыскасы, бонус булып өстәлгән бу атна эчендә шәһәрне карарга да, хәтта Ниагара шарламасын күрергә дә өлгердем!

Саммит кебек әһәмиятле чарада Татарстанның үз вәкиле катнашу – зур дәрәҗә. Үзеңне ничек хис иттең?

– Әлбәттә, дулкынландым. Миңа карап республикабыз турында фикер йөртерләр бит. Биредә сүз Татарстанның Россия кысаларындагы урыны турында гына түгел, республикабызның дөньядагы урыны турында бара. Шунысы шатландырды: чит илдә Татарстанны беләләр икән, бездәге хәлләр белән кызыксыналар. Катнашучыларга милли сувенирлар, Казан күренешләре төшерелгән открыткалар бүләк иттем. Казан, Татарстан, булачак Универсиада турында сөйләдем.

Финанс ярдәме күрсәткәне өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдиновка «Сөембикә» журналы аша рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Бүгенге көндә безнең кызлар-егетләр чит илләрнең алдынгы университетларында укый, аларның анда алган белемнәре Татарстаныбызны үстерә. Республикабызда актив яшьләр сәясәте уздырылуы, иҗади инициативаларга ярдәм күрсәтелү белән мин бик горурланам. «Алгарыш» грантын алу миңа күп кенә ишекләрне ачты дип әйтә алам.

– Эльмира, ә «Алгарыш» грантына кемнәр өмет итә ала?

Конкурста барлык теләүчеләр катнаша ала, яхшы укучы студентлар, аспирантларның исә җиңеп чыгу мөмкинлеге бар. Манчестер университетында укуым өчен миңа тулысы белән республикабыз түләде. (Грантның төп шартларының берсе укуны тәмамлагач, өч ел җөмһүриятебездә хезмәт итәргә тиешсең.) Грантка бәйле мәгълүматны www.alga.tatar.ru сайтыннан таба аласыз. Республика шундый шанс биргәндә, яшьләр аннан файдаланырга тиеш!

Сәхифә: Интервью    Тамгалар: ,

Эзләү


Календарь

Декабрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Рәсемнәр

kuyan chess balls_0 shapka el1 IMG_0137

Сандык