Албит » Кул эшләрем » Бактус бәйлик
17/01/2011

Бактус бәйлик

Бактус – өчпочмак формасында бәйләнгән шарф. Бу шарфны Төньяк Европада уйлап тапканнар, хәзер исә аңа бөтен дөнья мөккиббән! Юка бактусны яз-көз кисәгез, калын җепләрдән бәйләнгәне сезне кышкы суыкларда җылытыр. Иң кызыгы шунда: бактус – универсаль, аны хатын-кызлар да, ир-егетләр дә яратып кия. Ирегезгә, улыгызга үзләре яраткан төстәге бактус бүләк итсәгез, алар моңа бик  шат булыр!

Эш барышы:

1 нче рәт – 1 уң күз (ягъни кырый күзне салырга кирәкми, аны бәйләп чыгарабыз), 1 буш күз, ахырына кадәр уң күзләр белән бәйлисе;

2 нче рәт – уң күзләр, буш күзне арткы өлешеннән уң күз белән бәйләп чыгарасы;

3, 4 нче рәтләр – уң күзләр белән бәйлисе;

Бактусның уртасына кадәр шул рәвешле бәйлисе (киңлеге 30 см тирәсе булсын, киңрәк итсәгез, уңайсызрак булачак);

Моннан соң буш күзләр булган ягыннан киметә башлыйбыз:

1 нче рәт – 1 уң күз, 2 күзне бергә бәйлибез (арткы өлешеннән), ахырына кадәр уң күзләр;

2, 3, 4 нче рәтләр – уң күзләр;

Энәдә 4 күз калганчы шул рәвешле бәйлибез. Ябабыз.

Шарфның озынлыгы 130–150 см булсын.

Бактусны чуклар, брошка белән бизәсәгез дә була.

Мин, мисал өчен, камка рәвешендәге брошь бәйләп тактым.

baktus2

Бактус спортив һәм casual стильдәге  кием белән бик килешә. Төсләр, кырыйларның эшкәртелешенә карап, бактусны романтизм, классика, офис стиленә яраштырырга мөмкин. Мондый шарф тар джинс чалбар һәм сыланып торучы блузка белән матур күренәчәк.

фото: Г. Хафизов.

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

alice4 3_0 apple t2 kur1 IMG_0149

Сандык