Албит » Кул эшләрем » 20 минут эчендә бүләккә беләзек ясыйбыз
1/02/2011

20 минут эчендә бүләккә беләзек ясыйбыз

Кирәк:

– Урта зурлыктагы 10-12 сәйлән;
– 80 см тирәсе атлас тасма – (сәйлән киңлегендә яки бераз киңрәк булсын)
– Энә белән тасма төсендәге җеп.

Эш барышы:

Энәне саплыйбыз да, төенләмичә генә тасмага сәйлән тегә башлыйбыз (тасма очларын калдырырга онытмагыз). Сәйләннәр арасы – бер ярым сәйлән зурлыгында булсын.

belezek2Тегеп бетергәч, җепне җайлап кына тарттырабыз. (Атлас тасма бик нәфис икәнен онытмыйк – моны бик сак кына эшлибез.) Хәзер җеп очларын тасмага төенләп яки тегеп куябыз (тасманы бераз кабартып кырыйдагы сәйләннәргә беркетәбез). Беләзегебезне тагын бер кат җеп белән ныгытып чыксак яхшы. Тасма очларын өтәлибез.

фото: Г. Хафизов.

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

tree tukay-yadkere2 tp2 s18 alq2 S9I_eIWQSRs

Сандык