Албит » Кул эшләрем » Төймә бәйлибез. Мастер-класс.
11/03/2011

Төймә бәйлибез. Мастер-класс.

9Кирәк:

пластик яки агач шарчыклар (диаметры 2 см);

“Ирис” тибындагы җеп;

0,55 номерлы ыргак.

 

 

Эш барышы:

4–5 күз җыеп, боҗрага тоташтырабыз.

1 нче рәт – түгәрәк буенча бәйләп, күзләрне өсти барабыз: күз уртасыннан яңа күз бәйләп чыгаргач, ыргакта ике күз булыр. Икесен бергә бәйлибез дә, тагын шул ук күздән күз бәйләп чыгарабыз. Түгәрәк буйлап шулай бәйләп китәбез. Тишекләр калмасын өчен җепне тарттырыбрак бәйлибез. Тишекләр калмаган, пөхтә бәйләнгән шарчыклар гына матур күренә.


2 нче рәт – өстәмичә бәйлибез.

3 нче рәт – һәр күздән икешәр күз бәйләп чыгарабыз.

1_1

4 нче рәт – өстәмичә бәйлибез.

2_2

5 нче рәт – һәр күздән икешәр күз бәйләп чыгабыз.

6 нчы рәттә аралаштырабыз: бер күздән икешәр күз бәйләп чыгарабыз, киләсеннән – берне генә, шулай дәвам итәбез.

3_1

Хасил булган «коймак»ка шарчыкны куеп, бәйләүне дәвам итәбез.

7 нче рәт – ике күз бәйлибез дә, өченчесеннән ике күз бәйләп чыгабыз, шул рәвешле дәвам итәбез.

Шарчыкны «киендерә-киендерә» уртасына кадәр бәйлибез. Эш башында калган «койрык»ны шарчыкка киертәбез. Тагын 4-6 рәт өстәмичә генә бәйлибез.

Киметә башлыйбыз.

1-4 нче рәтләрдә икешәр күзгә киметәбез – бер күз аша атлап чыгабыз (тишек калмасын).5_0

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Алдагы рәтләрдә дүртәр-бишәр күзгә киметеп, (кабатлап әйтәм, тишекләр калмасын!) эшне шул рәвешле тәмамлыйбыз.

7

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Җепне кисеп, энә ярдәмендә шарчыкның икенче ягына чыгарабыз. «Койрык»ларны кисеп алабыз.

8

Шунысы да бар, әгәр дә ыргакны күз уртасыннан түгел, астыннан  чыгарып бәйләсәгез – бизәк башкачарак булыр.

Хәзер инде фантазиягезне эшләтегез – җаныгыз теләгән муенса, беләзек, алка ясап карагыз. Әмма сак булыгыз – бу эш белән мавыгып, дөньягызны онытуыгыз ихтимал!

 

 

 

 

 

 

фото: ГАЗИНУР ХАФИЗОВ.

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

kuyan kiss paris img_2923-%d0%ba%d0%be%d0%bf%d0%b8%d1%8f fest s21

Сандык