Албит » Кул эшләрем » Ачкыч асмасы, уенчык…
21/10/2013

Ачкыч асмасы, уенчык…

Мондыйрак курчак-брелокны Интернетта күрдем – ниһаять аңа да ясарга чират җитте:)
kur10

Димәк, кирәк әйберләр:
kur1

Кисеп алабыз өлге. Үлчәмнәрен бирмим, чөнки ул брелок кадәр кечкенә, курчак кадәр зур булырга мөмкин.
Гәүдәнең бер ягын алабыз. Эчке ягына (тискәре якка) кулларны сузып салабыз.
kur2 Кырыйларыннан ныгытып тегәбез.Аякларын атландырабыз. Гәүдәнең икенче ягын каплыйбыз.
kur3
Кулдан өскә таба – икенче кулга кадәр тегәбез дә, кулларны уң якка бөгеп калдырабыз. Гәүдәне аска таба тегеп бетерәбез.
Уң якка әйләндереп, мамык яки синтепон тутырабыз. Аскы өлеше тегеп чыгабыз.
kur4
Яканы челтәрдән дә ясап була. Мин исә ыргак ярдәмендә үзем бәйләп тегеп куйдым.
kur6
Күлмәкне тегеп кидерәбез.
kur7
Чәч турында алдарак кайгыртым. Энәгә җеп чорнадым да, юешләп кибәргә куйдым. Курчакны теккәндә ул инде кибеп, үзенә чират җиткәнен көтеп ята иде.
kur5
Бөдрәләрне әзерләдем. Куерак булса, яхшырак булган булыр иде – җепне кызганмагыз:) Уртасыннан бәйлибез. Менә бу вакытта ул бөдрәләрне бәйләгәндә, уртасында брелок боҗрасын яки тасманы кыстырып калдырсаң әйбәтрәк. Мин соңракка калдырдым – хәзер үкенәм.
Чәчне баш түбәсенә тегеп куябыз. Күзләрне чигәбез, авызны. Төеннәрне гәүдә эченә яшерәбез – энәне баш очыннан чыгарып, күренмәгән урынында төенлибез.
Яңакларга кершән сөртәбез.
kur9
Мин менә бу соңгы этапта гына брелок боҗрасын эләктерү иурында уйладым. Хәер моның хакта әйттем инде.
kur10

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

kofe-2 kugen 2_3 S9I_eIWQSRs kuyanchik IMG_0195

Сандык