Албит » Кул эшләрем » Йомшак далия
20/08/2012

Йомшак далия

брошь

Кирәк:

фетр;

үтәкүренмәле җеп;

энә;

линейка;

каптырма.

Эш барышы

Тукымадан шакмаклар сызып кисәбез:

2 х 2 см ~ 35-38 данә;

1,5 х 1,5 ~ 10 данә;

диаметры 5 см зурлыктагы 3 түгәрәк кисеп алабыз.

 

Шакмакларның һәрберсен таҗ рәвешенә китереп кисәбез.

Ике түгәрәкне тоташтырабыз, өстенә таҗларны бөтереп, түгәрәк буенча тегеп чыгабыз (эре таҗларны кырыйга, вагракларын – үзәккә).

Өченче түгәрәккә каптырманы тегеп куябыз. Аны таҗлар тегелгән түгәрәккә ныклап беркетәбез.

Ә хәзер брошьны палантин яки калын күлмәккә тагыгыз!

P. S. Шакмакларны эрерәк яки ваграк кисеп карагыз – брошь башкачарак күренер.

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар: ,

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

amerika2 kiss sandvich1 sl-18 ej901 IMG_0190

Сандык