Фурошики – япон төенчекләре
яулыктан сумка ясыйбыз
Фурошики – “мунча келәме” дип тәрҗемә ителә. Борынгы заманнарда японнар мунчага (“фуро”) барганда шул “келәмгә” (“шики”) чиста киемнәрен төреп алып килгән, аңа басып чишенгән һәм юынып чыккач, юеш кимоноларын фурошикига төреп алып кайткан. Тора-бара әлеге төенчекләр модага кереп китә. Бүгенге көндә дә японнар, экологияне бозмас өчен, пластик һәм кәгазь пакетлардан баш тартып, фурошики төенчекләрен асып йөри.
фото: Г. Хафизов.
1. Зур матур яулыкның, тискәре ягын өстә калдырып, өчпочмаклап бөгеп өстәлгә салабыз. Ике очын төйнибез. Яулыкны уңай якка әйләндерәбез. Ике очны тоташтырып, “тоткалар” ясыйбыз.
2. Төенчек “тоткаларын” үз күчәре тирәсендә әйләндереп карагыз.
Төенчеккә форма бирергә теләсәгез, эчкә тартма яки китап салып калдырыгыз. Фантазиягезне йөгәнләмәгез – башка формалар да уйлап табыгыз!
Раил— 18.08.2011 21:56
Син шундый ямле һәм чибәр!
Sombel— 19.08.2011 09:23
🙂 Рәхмәт 🙂 “Ямьле” дип кешегә әйтәләре мени? 🙂