Албит » Кул эшләрем » Шуклар өчен шаян башлык!
14/11/2013

Шуклар өчен шаян башлык!

s10
«Буратино» башлыгы бик җиңел бәйләнә! Берне бәйләп чыгуга, һичшиксез барлык туганнарыгызның, дусларыгызның балаларына да бүләккә берәр башлык бәйләмичә туктый алмассыз! Фантазиягезне җегеп, төрле вариацияләр уйлап таба аласыз. Мондый башлык кигән сабыегызны әллә каян танып булыр. Фотога төшәргә дә менә дигән аксессуар бу!
s21
Кирәк:
• бәйләү энәләре;
• төрле төстәге бәйләү җепләре (махсус балалар өчен булганын сайлагыз – кычыттырмасын, гипоаллерген булсын) – кара, кызыл, яшел, әфлисун, шәмәхә…
• тегү энәсе белән тегү җебе;
• картоннан киселгән ике түгәрәк (чук ясау өчен).

Эш барышы:

Гадәттә, яшь-яшь ярым бала башлыгы өчен 90 күз җыела (өлкәнрәкләре өчен 96 яхшы).
Кара җеп белән 1х1 резинка белән 12 рәт бәйлибез (маңгай өлешен киңрәк кайтарырлык булсын дисәгез, тагын бер биш рәт өстәгез). Кызыл җепкә күчеп (мин карасын өзеп тормыйм), тагын 4 рәт резинка белән бәйләүне дәвам итәбез (башлыкның маңгай өлешен кайтарып куйганда пөхтә булсын өчен кирәк бу).
Алга таба уң якны уң күзләр, тискәре якны сул күзләр белән бәйлибез.
Кызыл җеп белән тагын 5 рәт. Күчәбез кара төскә. Ике рәт бәйләгәч, башка төскә алмаштырабыз, 5 рәт бәйлибез. Алга таба күңел теләгән төсләр куша барабыз.
Башлыкның биеклеге 11-12 сантиметрга җиткәч, һәр дүртенче рәттә ике яктан да икешәр күз яба барабыз.
Башлык озын булсын дисәгез, эшнең уртасына якынлашкач, берешәр күз кенә ябыгыз. Эшнең рәтенә бик тиз төшенәчәксез!
Энәдә алты күз калгач, бәйләүне тәмамлыйбыз. Тискәре ягындагы җепләрне бер-берсенә пөхтәләп тоташтырабыз, очларын матур итеп кисеп чыгабыз. Башлыкны энәне артка атлатып тегеп тоташтырабыз.
s17
Игътибар! Маңгай өлешенең кайтарылуы турында онытып җибәрмәгез! Аның иң аскы өлешендә җөй уң якта булырга тиеш!
s18
Чукны балачактан ук барыбыз да ясый алабыз, онытып җибәрүчеләр, фотоларга карап, рәхим итеп, хатирәләрен яңартып җибәрә ала.
s26
s25
s7
Фото: Газинур Хафизов.
Хокуклар: www.syuyumbike.ru

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

nebo1_0 kugen sombel2 img_9791 mini5 s25

Сандык