Албит » Кул эшләрем » Җылы тасма
17/01/2013

Җылы тасма

Свитермы, кофтамы – нәрсә генә бәйли башласагыз да, иң элек өлгесеннән тотынырга кирәк. Сайлаган җебегездә ничә күз бәйләргә кирәклеген каян белерсез тагын? Димәк, 25-30 күз җыеп 15 рәт бәйлибез. Өлгене бераз чылатып киптерәбез яки коры марля аша үтүклибез. 10 сантиметрда ничә күзәнәк һәм ничә рәт икәнлеген саныйбыз.

Мисал өчен: 10 см = 22 күз 58 см (баш әйләнәсе) = Х күз Х = 22 х 58 : 10 = 127 күз



Кирәк
:

(58-60 үлчәү өчен) җеп (85м/50 г);

энәләр № 5; күзәнәкләрне тамгалау өчен скрепкалар – 2 данә;

2, 5 см диаметрлы сәдәп.

Бәйләү тыгызлыгы: 10 х 10 см = 20 күз х 22 р.

Бәйләү – 2 х 2 резинкасы.

 

Эш барышы:

120 күзәнәк җыябыз.

1 р.: кырый күзне салдырабыз, 2 уң, 2 сул күзләрне аралаштырабыз.

2 р.: рәсемгә карап бәйлибез, энәдә ике күз калганда, бәйләүне борабыз.

3 р.: 1 күзне салдырабыз (сул күз булса, җеп – алда, уң күз булса – артта кала), 3 күз бәйлибез, беренче скрепканы беркетәбез (күзләр арасына), рәсемгә карап бәйлибез, энәдә 2 күз калгач, бәйләүне борабыз.

 

4 рәт: 1 күзне салдырбыз, 3 күз бәйлибез, икенче скрепканы беркетәбез, рәсемгә карап беренче скрепкага кадәр бәйлибез һәм бәйләүне борабыз.

5 р.: скрепканы алабыз, 1 күзне салдырабыз, 3 күз бәйлибез, скрепка беркетеп калдырабыз, рәсемгә карап рәт азагындагы скрепкага җиткәнче бәйлибез, скрепканы алабыз һәм бәйләүне борабыз. Әлеге рәт 15 мәртәбә кабатлана.

6 р.: скрепканы алмыйча 1 күз бәйлибез, икенче скрепкага кадәр бәйлибез һәм бәйләүне борабыз (скрепкалар арасында 44 күз калды).

7 р.: 1 күзне салдырабыз, скрепкага кадәр бәйлибез, аны алабыз һәм 4 күз бәйләгәч, беркетеп калдырабыз, бәйләүне борабыз. Әлеге рәтне 17 мәртәбә кабатлыйбыз (як-яктан скрепкаларга кадәр икешәр күз калганчы).

8 р.: 1 күзне салдырабыз, рәсемгә карап скрепкага кадәр бәйлибез һәм аны алабыз, соңгы ике күзне бәйләп чыгарабыз. Соңгы рәтне бәйләгәндә, скрепканы алабыз. Бәйләүне тәмамлап, күзләрне тыгызлабрак ябабыз.

Җеп очларын ыргак яки калын энә ярдәмендә яшерәбез. Сәдәп тегеп куябыз.

Бәйләүне тәмамлаган рәт бушрак булып, баш түбәсе турысында тасма тырпаеп торса, ахыргы рәт күзләре арасына бәйләү җебен кертеп бераз тарттырыгыз.

P. S. Тасманы шарф-яка итеп тә кулланырга була.

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

alice4 3_0 apple t2 kur1 IMG_0149

Сандык