24/06/2011
Футболканың икенче гомере
Яраткан футболкагызга юып та бетерелмәслек тап тидеме? Әллә ертылып ук киткәнме ул? Бер дә борчылмагыз! Аннан менә дигән җәйге аксессуар ясыйбыз хәзер!
Футболка җиңнәренең астыннан кисеп алабыз. Бер яннан кисеп җибәреп, тукыманы җәеп салабыз.
Футболканың эшкәртелгән аскы өлешен өскә әйләндереп куябыз да, аңа таба “токмач” кисә башлыйбыз (ахырына кадәр кисеп бетермибез!) Башта икенче очына кадәр 1,5 см калдырып кисәбез, аннары – 2 см, бераздан 3 см калдырып турыйбыз. Икенче якка килеп җиткәндә дә шулай эшлибез. “Токмач” киңлеге 1,2-1,5 см булсын. Хәзер тасмаларны бераз тартып җибәрәбез – алар, бөтерелеп, көпшә формасын алыр.
Шарф – әзер!
фото: Г. Хафизов.
Яңа фикерләр