Гыйнвар китаплары
1. “Милый друг” Ги де Мопассан. Кызыксынып укыдым. Бик “уютный” китап. “Госпожа Бовари”га охшаш, динамиграк кына.
2. Мөдәррис Әгълам шигырь җыентыгы. Укыганда гел Мөдәррис абый күз алдына килде. Хәзер шигырьләр башкачарак кабул ителә – шагыйрь синең алдан яланйөрәк басып тора. Шагыйрь булыр өчен кыюлык кирәк…
3. Рафаэль Мостафинның “Силуэты” китабын укый башладым. Татар халкының бөек уллары турындагы китап – язмышлары турында сөйләнә. Җамал Вәлидидә туктадым – бик авыр. Сталин чоры тасвирлана, гаделсезлекләр, җанварлык чоры турында сөйләнә башладымы – йөрәккә нык бәрә – берничә көн тынычлана алмыйм – сыкрата. Китепаны укып бетерә алмадым. Алайса депрессиягә бирелер идем…
4. “Сөембикә” журналының юбилей саны! Ох! Бик кызыксынып укыдым! Бик яхшы, яратылып иҗатителгән сан.
5. Е. Комаровскийның бу китабын көн дә актарам – сеңдерә барам.
Яңа фикерләр