Албит » Китапханә » Ноябрь китаплары
30/11/2013

Ноябрь китаплары

dsc_0723
Зөлфәт шигырьләре күңелгә җылылык өстәде, тетрәндерде…
… Көзге чорларның
Елы баллырак,
Язы – көзлерәк,
Көзе – язлырак…

яки тагын бер дүртьюллык:
Кипми җирдә чишмә, чишмә – китә…
Сәбәпләре аның мең төрле –
Типкән чишмә бер хәтерле булса,
Киткән чишмә – мең-мең хәтерле!

“Ипи көрәге” шигыре исә елатты. Бик гади сурәтләр, әмма никадәр якын. Шигъриятне еллар өстәлгән саен яхшырак аңлыйсың. Гади сурәтләрне дә…
… Бар иде бит шундый нурлы еллар –
Барыбыз да бергә, исәннәр!
Мич астында чикерткәләр сайрый…
Җылы идән, якты түшәмнәр…

Стендальнең “Жизнь Моцарта” әсәре мәгълүмати характерда. Гомумән, Стендальнең берничә әсәрен укый башладым да ташладым – минеке түгел. (мәктәп чорындагы “Красное и черное” ярыйсы иде бугай, әмма анысы да күңелгә ярылып кермәгән, күрәмсең.)
Гофманның “Золотой горшок” һәм “Крошка Цахес, по прозванию Циннобер”ларын кабат укыдым. Супер! Гофманга сокланам! Алга таба башка әсәрләрен дә укырга исәп.
Оноре де Бальзакның “Отец Гориосы” – тасвирламалары бик шәп!
Комаровский китабын исә укудан туктамыйм да – кабат-кабат укыйм. Андагы мәгълүматны тирән итеп сеңдерергә кирәк. Кирәге генә чыкмасын иде.

Сәхифә: Китапханә    Тамгалар:
  • Алинә— 09.12.2013 18:45

    «Золотой горшок» һәм «Крошка Цахес, по прозванию Циннобер»ны мин дә бик яратып укыдым!

  • Sombel— 09.12.2013 22:57

    Гофманны прямо кысып кочаклыйсым килде! 🙂

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

kuyan kiss paris img_2923-%d0%ba%d0%be%d0%bf%d0%b8%d1%8f fest s21

Сандык