Чибәр маймыл көндәлеге
Кер юу машинасының бөтен функцияләрен аңлап бетерә алмасам да, машина кадәр машина йөртергә өйрәнү курсларына язылырга булдым әле. Элек шофер янәшәсендә утырганда, хыялдагы тормоз тәбәлдерегенә (педальне шулай диим әле, үзебезчә — татарча булсын!) басып бара идем. Хәзер исә мин яңа бер халәткә күчәчәкмен — тәбәлдерекләре чын булган дөньяга!
Машиналы дусларның һәрберсе «шатландырырга» ашыкты: «Инструкторның синең кебекләр белән нервлары таушалган, хатаң саен кычкырачак — моңа әзер бул». Һе, мин акча түләп торачакмын — ә миңа кычкырып торачаклар… Их… Иртәгесе көн якынайган саен ныграк куркуга төшә башладым…
Беренче-икенче дәресләр
Автодромдагы «Ока»га кереп утырдым. Инструкторның исеме Артем икән, әллә миннән дә яшьрәк шунда…
— Инструкторлар укучыларга кычкыралар, дип әйттеләр… Сез миңа кычкырачаксызмы? — дип, япь-яшь укытучымның күзләренә текәлдем.
— Ю-ук, сез нәрсә?! — диде ул аптырап һәм двигатель, тосол, ераклык утлары турында сөйләп китте. Боларның нәрсә икәнен, нәрсә өчен кирәклеген һәм, иң мөһиме, кайда урнашканнарын (!) истә калдырып барасыма әллә чын күңеленнән ышана инде шунда…
Инструктор кузгалып китәргә өйрәтте. Мин тыңлаган булдым… Тоташтыргычка (сцепление) басасы, аннары ычкындыра башлыйсы… Кыскасы, озакламый мин, инструктор боерыкларын үти-үти, кузгалып та киттем! Беренче тапкыр! Менә ул яңа халәт! Тимер тартманы буйсындыра башлау халәте! Туктагач, яңадан кузгала башладым џәм мотор сүнде дә… Машинаны яңадан кабызырга туры килде.
Яңа фикерләр