Записи с меткой: Калеб

radКичә искиткеч кичә булды бит. Бер сулышта карала торган затлы кичә.
Заманында Тукайлар музыкаль кичәләрен шундыйрак калыпта оештырганнардыр дигән хис-тойгы туды. 🙂

Барысы да – шигырь уку, бию, баян, виолончель, скрипка, фоно, җырлар, хор Рәдиф абый шигырьләрендә яңгыраган мәңгелек хисләренә заман энергиясе өстәде.

Шәхсән минем өчен Тинчурин театры егетләре һәм гүзәл кызы ачыш булды – шигырь укуларын тагын тыңлар идем, җитеп бетмәде 🙂 Хәер, тәмле әйбер күп булмый!

Луиза, Йолдыз, Резеда, сез – суперзәвыклы профессионаллар! Артистлар, композиторлар, җырчылар, музыкантлар, дәверемне хасил итүегезгә рәхмәт. Сезнең белән бер чорда яшәве, иҗатыгызның шаһиты булу кызык, илһамландыргыч.

“Тагын берне бирегез!” диясе килә 🙂

Рәдиф абый! Котлыйм сезне!
Хәер, барыбызны да шушындый кичә уздыра алуыбыз белән котлыйм!

P.S. Ә кәгазь корабны  шул кичә алдыннан миңа Суфия бирде – бакчада ясаган булганнар! Могҗизамы бу туры килү?! Хәер-фатихамы?

Сәхифә: Көндәлек    Тамгалар: ,

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

pero alice4_0 movies blacky sl-20 mini5

Сандык