Декрет ялында мин. Самоизоляцияга охшаган ул да (Алай ук түгел!) Моңарчы да теләгән җиргә бик барып булмый иде, хәзер исә ул бара алмавым хөкүмәти югарылыкта хәл ителде – күңел элеккегечә бәргәләнми (Бусы да бигүк дөрес түгел…).
Җир йөзеннән кешелек сөртелеп атылса, табигать шәһәр эчләренә нинди тизлектә бәреп керәчәген сурәтләгән видео карарга ярата идем. Менә чирәм асфальтны каплый. Йортлар эчләреннән агачлар үсеп чыга. Шәһәргә кыргый җәнлекләр килеп тула. Вышкалар ишелә. Йортлар җимерелә… Җир шарын яшел урманнар каплый, ул сафлана, пакьлана… Ох, кабат-кабат карыйм андый видеоларны! Ошый!
Яңа фикерләр