Центр Первый!
17/04/2016
Центр Первый – центр современной драматургии и режиссуры синопсислар бәйгесе уздырды. Шуның нәтиҗәсенә карап, 15 кеше (10 рус һәм 5 татар язучы) биш көн буена барачак иҗади лабораториядә катнашырга лаек табылачак.
Йолдыз Миңнуллина белән катнаштык. Безне алдылар.
25-29 апрель көннәрендә узачак бу лабораториядә төрле лекцияләр укыячакклар һәм кураторлар белән эш барачак.
“Сөембикә”дәге эш белән нишләргә? Ничек тә хәл итәсе инде.
Иң начары – 26 апрель – Шигърият көнендә дә көне буена лекцияләр планлаштырылган. Нишлисе булыр…
Бу лабораториягә өметләрем зур. Яңа әйберләр белермен дип өметләнәм.
Кызу ай ахыры булачак бу.
Яңа фикерләр