Записи с меткой: матурлык

pled

Әлеге пледны Интернетта күрүгә гашыйк булдым. Бик озак итеп схемасын эзләдем һәм таптым!

Базарда ярым йон җебен алып бәйләдем. Схеманы үземчә укыдым – нәтиҗәдә, плед ике мәртәбә озынрак килеп чыкты! Их! 🙁 Барыбер матур килеп чыкты ул – алучысы табылды. Мин исә шундый ук төстән яңадан плед бәйлим (җебе генә җитми – базарда да беткән :))) нишлисе булыр!), схемасын ∆орес укыйм хәзер, плед озын килеп чыкмас. Суфияне җылытырга, матурлатырга, фантазиясен эшләтергә – менә дигән япма!

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

Зур яка

11/12/2013

vorot
Бу – снуд түгел. Башны капламый. Бары тик яка. Яз-көзен джинс куртка өстеннән кияргә бик матур. Әлегә Диләрә сеңелем күлмәге өстендә генә төшердем:)

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

ak-muensa
Яңа муенса бәйләдем. Араларында – елга энҗесе.
Күптән муенса бәйләмәгәнмен. Сагынганмын икән…

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

Комод өсте гел әллә ниләр белән тула минем – урын җитми. Бик күптәннән бирле магнит тактасы турында хыялландым. Таптым, Кыйммәт икән – такта өчен җәл, дөресрәге. Тоттым да, үзем ясадым! Менә дигән булды! Миңа үтерепләр ошый инде!
dsc_0751
Зажимнар куясың да – алга!
dsc_0755

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

Эзләү


Календарь

Январь 2021
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Рәсемнәр

img_5102_0 muensa3 shapka2 sl-21 t11 tabigat

Сандык