Записи с меткой: Пришлый

yal

7 сентябрьдә, Ялтаның А.П.Чехов исемендәге театры сәхнәсендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Килмешәк» спектаклен уйнады. Спектакль «Кырым театраль көзе» икенче Бөтенроссия милли театрлар фестивале кысаларында күрсәтелде.

«Безнең өчен Ялтаның Чехов исемендәге сәхнәсендә уйнау — зур вакыйга. Фестивальнең Россия милли театрларын чакыруы бик күңелле күренеш. Без барыбыз да бер халык, барыбыз да театрны һәм Антон Павлович Чеховны яратабыз. Сау-сәламәт булыгыз!», — диде, спектакльдән соң Ялта театры сәхнәсеннән Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев.
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар: ,
03.11.2017 - Зрители театра им. Г. Камала на премьере спектакля Пришлый (фото: Салават Камалетдинов)

03.11.2017 — Зрители театра им. Г. Камала на премьере спектакля Пришлый (фото: Салават Камалетдинов)

Кичә Уфада “Килмешәк” спектакле татарча тифлокомментарийлар белән күрсәтелде. Бу хакта беренче татар тифлокомментаторы, Татарстанның сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе белгече Гөлүсә Закирова хәбәр итә, әлеге вакыйганың Уфа өчен яңалык булуын әйтә.

“Без моңарчы Камал театрында “Килмешәк”не тифлокомментарийлар белән күрсәткән идек инде. Уфада беренче тапкыр гастрольләрдә кулланып карадык. Бик уңышлы үтте. Спектакльне тифлокомментарийлар белән карарга, озатып йөрүчеләре белән бергә, егермеләп кеше килгән иде”, – ди Гөлүсә Закирова.
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар: ,

Ильфир Якупов о том, как выглядит театральный зритель в Индии, полцентнере картошки на спектакль и вопросах индийцев для Бикчантаева

Труппа театра им. Камала на этой неделе вернулась из Дели, где со спектаклем «Пришлый» Фарида Бикчантаева по пьесе Сюмбель Гаффаровой принимал участие в большом театральном фестивале, показав свою работу зрителям в индийской столице и священном для местных жителей городе Варанаси. Новоиспеченный лауреат премии им. Мусы Джалиля директор театра Ильфир Якупов рассказал читателям «БИЗНЕС Online» о своих впечатлениях от поездки, встрече с земляками за тысячи километров и менталитете индийцев.

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар: ,

Г.КаMG_5093мал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Азиянең иң зур фестивальләренең берсе — XX Bharat Rang Mahotsav фестивалендә катнашты. Камал театрының үз тарихында беренче мәртәбә Һиндстанга баруы. С.Гаффарова пьесасы буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Килмешәк» спектакле Дәһли һәм Варанаси шәһәрләрендә тәкъдим ителде. Фестивальдә Һиндстан, Россия, Румыния, Сингапур, Чехия, Италия, Бангладеш, Польша, Непал, Шри-Ланка һәм башка илләр катнашты.

Камал театры директоры Илфир Якупов “Татар-информ” хәбәрчесенә Һиндстан тамашачылары турында кызыклы факт әйтте. “Фестивальдә тамашачы белән аралашу да, андагы театр сәнгате белән танышу да бик кызыклы булды. Җирле халык безнең спектакльдән кызыксынып кына түгел, хәтта аптырап та калды. “Шулай да уйнап буламыни?” дип, алар артистларны җибәрмәделәр дә», — ди ул.
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар: ,

Эзләү


Язылу

Календарь

Сентябрь 2020
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
« Авг    
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930  

Рәсемнәр

OLYMPUS DIGITAL CAMERA albert 8 #163P60 kur6 muensa

Сандык