Рәдиф Гаташның ОДИССЕЯСЫ
Кичә искиткеч кичә булды бит. Бер сулышта карала торган затлы кичә.
Заманында Тукайлар музыкаль кичәләрен шундыйрак калыпта оештырганнардыр дигән хис-тойгы туды. 🙂
Барысы да – шигырь уку, бию, баян, виолончель, скрипка, фоно, җырлар, хор Рәдиф абый шигырьләрендә яңгыраган мәңгелек хисләренә заман энергиясе өстәде.
Шәхсән минем өчен Тинчурин театры егетләре һәм гүзәл кызы ачыш булды – шигырь укуларын тагын тыңлар идем, җитеп бетмәде 🙂 Хәер, тәмле әйбер күп булмый!
Луиза, Йолдыз, Резеда, сез – суперзәвыклы профессионаллар! Артистлар, композиторлар, җырчылар, музыкантлар, дәверемне хасил итүегезгә рәхмәт. Сезнең белән бер чорда яшәве, иҗатыгызның шаһиты булу кызык, илһамландыргыч.
“Тагын берне бирегез!” диясе килә 🙂
Рәдиф абый! Котлыйм сезне!
Хәер, барыбызны да шушындый кичә уздыра алуыбыз белән котлыйм!
P.S. Ә кәгазь корабны шул кичә алдыннан миңа Суфия бирде – бакчада ясаган булганнар! Могҗизамы бу туры килү?! Хәер-фатихамы?
Яңа фикерләр