Записи с меткой: Суфия

Кире Суфия

10/11/2020
124080534_10157847942099952_2230773198800609202_o
Суфия кайчак үзен бик тәртипсез тота башлый. Киреләнә. Телләшкән була. Әйткәнне тыңламый. Сораганны үтәми. Усаллана хәтта. Минем “Әни белән болай сөйләшергә ярамый!” дип әйткәнемә баш иеп, күзен яшерә, әмма тәртибен үзгәртми. Күреп торам, бик тә үзгәртер иде, горурлыгы моңа юл куймый.
Элегрәк мин кызып киткәли идем. “Үзеңне начар тотасың! Мультиклар юк сиңа бүген! Менеп төшүемне көтәсеңме?! Бар чыгып кит бүлмәдән, күземнән югал!” дип дулый идем. Нервым чыдамый иде бу хәлләргә. Нишләргә? Үземне ничек тотарга? Инде бит матур итеп, ягымлы итеп тә сорадым, ачуланып та… Бер нәрсә дә үтми! Уфф!! Мин бик ачулы, ярсу идем шул минутларда.

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Көндәлек    Тамгалар:

suf
Тәрәз пәрдәле.
Дөньям – галәмгә тиң киң –
Кызым кочагы.

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар:

Иртэн кичкэ кадэр ой эшлэре белэн мэшгульмен. Суфияне карау, кер утуклэу, кибеткэ чыгу, ашарга эзерлэу, жыештыру хэм тагын купме эш! Арасында интернетка керэм:) мэкалэ язарга, ижат белэн шогыльлэнергэ вакыт житми… Шуна эч поша. Эле дэ ярый эштэн шалтыратып, язманы кайчан жибэрэсемне сорап торалар, югыйсэ, анысы да булмас иде…

И, кызык та инде Суфия:) хэзер инде гыгы дип тора, уемнарын курсэтеп елмая- яныннан киэсе дэ килми! Кичен, ул йоклагач, Дима белэн янына кереп-кереп чыгабыз – убэбез, кочаклыйбыз:)

Укый торган китаплар да балалар устеругэ, тэрбиялэугэ багышланган. Доктор Комаровский сайты бик эчтэлекле. Анын китабына заказ да ясадык эле”неотложная помощь” дип атала. Илдар хэм Айгол Аюповлар чыгарган балалар очен китаплар да алдым эле:)

Йокы килэ.. Киттем…

Сәхифә: Көндәлек    Тамгалар:

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

_5 taxi varenye_0 _9 z5 IMG_0137

Сандык