Санкт-Петербургта хатын-кыз дөньясы
«Чиксез галәмдә хәрәкәт иткәндә дә күпмедер вакыт узгач үткән ноктага кире кайта алабыз, үткән вакыт аралыгына гына кайтып булмый», — ди галимнәр.
Ә кайтып киләсе килә… Әүвәле елларда бөтен ил патшалар шәһәре — Петербургны күзәтеп яшәгән. Башкалада бөек галимнәрнең, дәүләт эшлеклеләренең тормышы узган, әдәбият, музыка, архитектура, рәссам сәнгате җәүһәрләре туган…
Хәзер исә кичә генә сатып алынган кесә телефоны бүгенгә «искерә»… Технологик ачышлар, галәмгә очу, ген инженериясе заманында яшибез — җиһазлар яңартыла, камилләшә, алар белән без дә үзгәрәбез… Безнең ачышларга кадәр ничек яшәдең син, XIX йөз ахыры — XX йөз башы хатын-кызы?.. Синең белән безнең арада вакыт упкыны…
Санкт-Петербургтагы Петропавел кальгасының Комендант йортында урнашкан музей залларын йөреп чыктым. Россиянең төньяк башкаласы тарихына багышланган Дәүләт музее бу. Экспозицияләрдә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы ачышлары, яңарышлары заманында яшәгән шәһәр халкының көнкүреш әйберләре тәкъдим ителгән. һәрбер әйбернең үз тарихы, һәр әйбердә хуҗасы язмышы… Бик күптән булган хәлләр, күптәнге гомерләр, шатлыклар-кайгылар…
Соңгы елларны «Hand made» — үз кулларың белән иҗат иткән бизәнү әйберләре, кием, өйгә кирәкле вак-төяк — моданың иң югары ноктасында тора! Ул югары ноктага менәргә безне телевидение тапшырулары, интернеттагы сайтлар, журнал сәхифәләре өйрәтә…
Тулысы белән укырга
Яңа фикерләр