Записи с меткой: “Сөембикә” журналы

a1Кер юу машинасының бөтен функцияләрен аңлап бетерә алмасам да, машина кадәр машина йөртергә өйрәнү курсларына язылырга булдым әле. Элек шофер янәшәсендә утырганда, хыялдагы тормоз тәбәлдерегенә (педальне шулай диим әле, үзебезчә — татарча булсын!) басып бара идем. Хәзер исә мин яңа бер халәткә күчәчәкмен — тәбәлдерекләре чын булган дөньяга!
Машиналы дусларның һәрберсе «шатландырырга» ашыкты: «Инструкторның синең кебекләр белән нервлары таушалган, хатаң саен кычкырачак — моңа әзер бул». Һе, мин акча түләп торачакмын — ә миңа кычкырып торачаклар… Их… Иртәгесе көн якынайган саен ныграк куркуга төшә башладым…

Беренче-икенче дәресләр
Автодромдагы «Ока»га кереп утырдым. Инструкторның исеме Артем икән, әллә миннән дә яшьрәк шунда…
— Инструкторлар укучыларга кычкыралар, дип әйттеләр… Сез миңа кычкырачаксызмы? — дип, япь-яшь укытучымның күзләренә текәлдем.
— Ю-ук, сез нәрсә?! — диде ул аптырап һәм двигатель, тосол, ераклык утлары турында сөйләп китте. Боларның нәрсә икәнен, нәрсә өчен кирәклеген һәм, иң мөһиме, кайда урнашканнарын (!) истә калдырып барасыма әллә чын күңеленнән ышана инде шунда…
Инструктор кузгалып китәргә өйрәтте. Мин тыңлаган булдым… Тоташтыргычка (сцепление) басасы, аннары ычкындыра башлыйсы… Кыскасы, озакламый мин, инструктор боерыкларын үти-үти, кузгалып та киттем! Беренче тапкыр! Менә ул яңа халәт! Тимер тартманы буйсындыра башлау халәте! Туктагач, яңадан кузгала башладым џәм мотор сүнде дә… Машинаны яңадан кабызырга туры килде.

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Мәкаләләр    Тамгалар: ,

Яңа ел хикәясе

– Могҗизалар булмый ул! Исәп-хисапларны төземичә, беркем дә китми! – дип кырт кисте Сәлим Әхмәтович. – Аннары соң мин сезне ничек җыеп бетерим ди? Алда ничә көн ял бар – киләсе елда хисапларны җиренә җиткереп утырыр хәлем юк!

Яңа ел рухы офис бинасын тоташ чолгап алган иде инде. Коридорда чыршы бизәнеп утыра, бар халык, ярышкан шикелле, шуңа берсеннән-берсе матур уенчыклар ташый тора. Канцтоварлар белән эш итүче кызларның барчасы тәрәзәләргә кәгазьдән ясалган кар бөртекләре яудыра. Ә Диана җыйнак кына авыл өе дә ясап куйган – морҗасыннан төтененә кадәр күтәрелә! Картриджлар тутыручы егетләр, турагентство кызлары белән уйный-көлә, түшәмгә ялтыравыклы серпантиннар элеп йөрде. Телефон ремонты начальнигының кәефе бүген аеруча күтәренке: ул бер тартма мандарин алып килеп, аны бар бүлмәләргә өләшеп чыкты. Ылыс исенә мандарин исе дә килеп кушылды. Ә Сәлим Әхмәтович офисы… Сәлим Әхмәтович офисы исә, башкаларның ике сәгать элек үк китүенә көнләшеп, капланып эшли иде әле. Офисның кәгазь-мәгазьләр тулы шкафына кадәр кәефе кырылган… Бер карасаң, һич аптырыйсы юк. Монда һичкайчан бәйрәм исе таралганы юк. Әмирә үзенең башлап эшләгән елында ук бүлмәне ялтыравыклы мишура, шар-уенчыклар белән бизәгән булды, әмма башлыкның кырыс карашыннан бөрешеп, мишураларны ялт кына киштәләрдән тартып төшерде. Бәйрәм рухы Сәлим Әхмәтович офисын уратып, шыпырт кына читләтеп узды да башка бүлмәләргә ыргылды. Һәр елдагыча, Яңа ел алдыннан ашыга-пошыга исәп-хисап төзү, аның бәйләнүләренә түзү… Тик «ел шәене еллар туры килмәс, шәт», – дигән өметләр гел акланмый. Бәхет һаман елмаймый. Никадәр генә көттерсә дә, могҗиза һаман күренми дә күренми. Өстәл тирәли утырганнарның, елдагыча, планнары җимерелә башлады: Алинә бер ай элек үк язылып куйган чәчтарашына өлгерми булып чыга; Дамир соңгы көнгә кадәр сузып йөрткән Яңа ел бүләкләрен алмыйча кала, Әмирә исә Ленарын өр-яңа рецепты белән сөендермәячәк. Яңа ел димәслек – әүвәл нәүбәттә эш, эш һәм тагын бер тапкыр эш була. Исәп-хисап тегенди-мондый нәрсә генә түгел ул!

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Иҗат    Тамгалар:

Җылы тасма

17/01/2013

Свитермы, кофтамы – нәрсә генә бәйли башласагыз да, иң элек өлгесеннән тотынырга кирәк. Сайлаган җебегездә ничә күз бәйләргә кирәклеген каян белерсез тагын? Димәк, 25-30 күз җыеп 15 рәт бәйлибез. Өлгене бераз чылатып киптерәбез яки коры марля аша үтүклибез. 10 сантиметрда ничә күзәнәк һәм ничә рәт икәнлеген саныйбыз.

Мисал өчен: 10 см = 22 күз 58 см (баш әйләнәсе) = Х күз Х = 22 х 58 : 10 = 127 күз



Кирәк
:

(58-60 үлчәү өчен) җеп (85м/50 г);

энәләр № 5; күзәнәкләрне тамгалау өчен скрепкалар – 2 данә;

2, 5 см диаметрлы сәдәп.

Бәйләү тыгызлыгы: 10 х 10 см = 20 күз х 22 р.

Бәйләү – 2 х 2 резинкасы.

 

Эш барышы:

120 күзәнәк җыябыз.

1 р.: кырый күзне салдырабыз, 2 уң, 2 сул күзләрне аралаштырабыз.

2 р.: рәсемгә карап бәйлибез, энәдә ике күз калганда, бәйләүне борабыз.

3 р.: 1 күзне салдырабыз (сул күз булса, җеп – алда, уң күз булса – артта кала), 3 күз бәйлибез, беренче скрепканы беркетәбез (күзләр арасына), рәсемгә карап бәйлибез, энәдә 2 күз калгач, бәйләүне борабыз.

 
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

baklajan_0

 

 

 

 

 

 

 

 

 

фото: Г. Хафизов

(6 өлеш өчен)

Кирәк:

алты баклажан;

бер тавык түшеннән фарш;

бер баш суган;

бер болгар борычы;

ике помидор;

ике төш сарымсак;

200 г сыр (эретелгән сыр да ярый);

тоз, борыч.

 

Эш барышы:
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Аш-су    Тамгалар:

Эзләү


Календарь

Сентябрь 2023
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930  

Рәсемнәр

dsc01387_0 mr-kofe_ kotosapka sl-17 kur2 gul

Сандык