CIRQUE DU SOLEIL – КОЯШ ЦИРКЫ
Хөрмәтле әфәнделәр һәм ханымнар! Кадерле нәни тамашачыларыбыз! ДЮ СОЛЕЙ ЦИРКЫ ТАМАШАСЫН БАШЛЫЙ!
Казан кайный – безгә мәшһүр Дю Солей циркы килә! Нәрсә белән танылган ул? Чынында да шундый данлыклы микән? Без күнеккән цирктан нәрсәсе белән аерыла? Моны, һичшиксез, ачыкларга кирәк!
Беренчедән, Дю Солей классик циркттан тамашаның театраль булуы, ягъни спектакль рәвешендә күрсәтелүе белән аерылып тора. Икенчедән, биредә тере музыка уйный. Өченчедән, циркта җәнлекләр юк. Дүртенчедән… Ярый, санавыбызны туктатыйк, чөнки барыбер бармаклар җитмәс…
Цирк унҗиде программадан гыйбарәт – һәр тамашада аерым сюжет линиясе бар. Труппаларның унысы дөнья гизә, калган җидесе Лас-Вегас, Макао, Орландо, Токио, Нью-Йорк кебек шәһәрләрдә төпләнгән. Циркның хуҗасы – заманында ут йотучы, факир, комик, аккордеонда уйнаучы Ги Лалиберте. Аның 1984 елда Квебекта оешкан циркында бүгенге көндә дүрт меңгә якын кеше эшли, шуларның бер мең тирәсе генә – артистлар.
Дю Солейда «йомшаграк», «кайтышрак» номер дигән нәрсә, гомумән, юк. Цирк агентлары дөнья буйлап «иң-иңе» дип әйтерлек номер башкаручы талантлы гимнастлар эзли. Татарстан тамашачысын кабатланмас шоу көтә – моны сезгә бөтен дөнья тамашачысы раслаячак.
Яңа фикерләр