Гүзәл белән күптәнге әңгәмәне табып алдым. Урнаштырырга булдым…
Гүзәл Башкортстанның Шаран районы Түбән Заит авылында туып үскән. Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алган, шунда ук аспирантура тәмамлаган. Укыган чагында ук “Болгар”, “Шәрык” радиоларында эшләгән. Ул Казан дәүләт университетында диссертация якларга да өлгерде инде.
– Татарстанга күчеп килергә ничек җөрьәт иттең?
– Аспирантурада укыган беренче елымда Татар яшьләре көннәренә дип, Казанга килгән идем. Болай да Казанга тартылган күңелем шул барып кайтудан соң бөтенләй тынычлыгын югалтты. Уфада эшләрем яхшы бара, укыйм, радиода эшлим, концертлар алып барам, сценарийлар язам, бию ансамблендә чыгышлар ясыйм, матбугатта мәкаләләрем даими басылып килә, биредә минем туганнарым, дусларым… Ә Казан… Казан – ымсындыргыч бер дөнья, ымсындыргыч та, куркыныч та. Татарлар мәркәзе мине кабул итәрме? Анда миннән башка да кеше күп, үз урынымны таба алырмынмы? Бу күченү тормышымны яңадан башлап китүгә тиң иде. Ахыр чиктә, Чеховның “Өч сеңел” әсәрендәге каһарманнар “Мәскәү! Мәскәү!” дип яшәгән кебек, мин дә “Казан! Казан!” дип яши башладым һәм “кайтырга беркайчан да соң түгел” дигән фикер белән ике ел элек бирегә күченеп килдем.
Яңа фикерләр