Котлаулар!
“Калеб”ләр:
Ә бездә бүген бәйрәм!
Sombel Gaffarova ның туган көне. Сөмбел турында озак сөйләргә була. Әле кичә генә Сөмбел либреттосына язылган «Бледно-голубая точка» операсының премьерасы булды. Шушы көннәрдә Камал театры Һиндстанда Сөмбелнең «Килмешәг»ен күрсәтәчәк. Без исә түземсезләнеп «Парковка» куелышын көтәбез – аны Камалның кече сәхнәсе өчен Олег Кинҗәголов әзерли.
Моннан кала, Сөмбел – ачык күңелле, матур күңелле, һәм гомумән, бик күңелле кеше дә. Иҗатың шулай гөрләп торсын, яратабыз сине, туган көнең белән!
Та-дааам! А у нас сегодня праздник! День Рождение Sombel Gaffarova . О талантах Сөмбел можно говорить очень долго. Только накануне состоялась премьера оперы «Бледно-голубая точка», к которой Сөмбел написала либретто, а уже на днях спектакль по её пьесе «Килмешәк” («Пришлый») покажут в Индии. А мы тем временем уже жаждем увидеть её «Парковку» на малой сцене театра Камала. Вот это размах!
Помимо всего этого Сөмбел ещё и очень открытый, добрый и жизненерадостный человек, которому мы желаем дальнейших творческих успехов, вдохновения, сил и энтузиазма, чтобы реализовывать все новые и новые идеи!
________
“Сөембикә”леләрдән:
Хәерле иртә, Сөмбел!
Иртәнге каһвәңне пешерергә өлгергәнче, тизрәк кәефеңне күтәрик дидек.
Туган көнең белән котлыйбыз, шук-шаян кызыбыз!
Ялга киткәч, сагындырдың әле… Искә төшереп-төшереп куябыз үзеңне. Вау, дип соклануларыңны, вак-төяккә дә балаларча куануларыңны, ихласлыгыңны, кыңгыраулар чыңлатып көлүләреңне… Кайчак хәтта кирәкмәс пошмаслыгың да үзеңә килешеп тора!.. Матур уй-хыялларың йөзеңдә, килеш-килбәтеңдә, эшләреңдә, иҗатыңда чагыла. Күз нурларын сирпеп кактуслар үстерүең, төрле беләзекләр, фенечкалар, асма бизәкләр ясарга яратуың күз алдында. Хәзер матур уенчыклар, курчаклар бәйләп ятасың… Тиздән зурысы булачак кызың Суфияне апа булырга әзерлисең… Зәңгәр февральгә сокланасың… Яңа пьесаларың геройлары белән аралашасың…
Көннәрең якты булсын! Февраль сиңа яңа сөенечләр алып килсен! Синнән матур хәбәрләр көтәбез! Бәхетле бул, Сөмбел!
Яңа фикерләр