Архив записей за месяц: Май 2011

Кара

19/05/2011

blacky

 

Кара мәчеләр моңлырак….

Сәхифә: Көндәлек    Тамгалар:

Өч көн буена “Казанская ярмарка”да “Сөембикә” журналына яздырдык.

Ни кадәр халыкны күрдем!..

Рус апалары кем елмаеп китә – “Не понимаю”,  “А.. по-татарски… Не надо”, “Татарча не надо” дип әйтүчеләр, мөрәҗәгатемә бөтенләй бернинди реакция бирмәүчеләр дә булды. Кем елмайды, кем бөтенләй игътибар бирми узды.

Йөрәкне иң бозучылар… татар апалары булды. Кайсысы: “Татарча укымыйм”,  кем “Мин бөтенләй укымыйм”,  кем “Кирәкми журналыгыз”, “Без татарча укып үсмәдек” дип киттеләр. Кайсыберләре “Менә шундый татар марҗалары инде без” дип китте.

Ә бер рус егете “Татарча белмим шул дип” гаҗәпләндерде. Минем елмаюымны-аптырашымны күргән егет белән ярты сәгать буе сөйләштек. Дөресрәге, ул миңа тарих турында сөйләде. Татарларның ялгыш сәясәт алып баруы турында да әйтте. “Татарларда хәзер ачу сизелә. Мин сезне аңлыйм. Әмма диннәребезнең якын булуы турында сөйләмәвегез турында сөйләмәвегез иң  зур хата! Мулла белән Попны очраштырып әңгәмә корыгыз. Аңлатсыннар – пәйгамбәрләребез – бер, Аллабыз бер турында сөйләгез, шуны халыкка җиткерегез! Рус белән татарны аеру – сәясәт! Моның белән көрәшерегә кирәк! Христианнар белән мөселманнар бер-берсен мәҗүси ди! Моның дөрес булмауны халыкка җиткерү мөһим!” – дип сөйләде.

Яныбыздан исә “Татарча укымыйм”, дип, балаларын җитәкләгән  татар хатыннары уза торды…

Сәхифә: Көндәлек

Календарь

Май 2011
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031  

Сандык