Камала читкаларыбыз узачак

Faiz Kamal ясаган видео
«Казан нуры» мәчете ишегалдына халык шактый җыелган. Кешеләрнең йөзләре маска артына яшерелсә дә, күзләрендә гаделсезлеккә тарып аптырап калган чарасызлык чагыла иде. Янәсе, бетте бит инде кәбисә ел, күп корбаннар бирдек бит инде, калганнар белән бергә яшәргә җыена идек, ел башланды гына, ә без тагын хушлашабыз…
Әхәт Гаффар кызы Сөмбел Гаффарова гаиләсе белән бергә яши иде. Йөрәге туктаганда ул ялгызы булган.Салават Камалетдинов, Әхәт Гаффар 70 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсендә. 2019 елның декабре
Күренекле язучы Әхәт Гаффар «Казан нуры» мәчете ишегалдыннан соңгы юлга озатылды. Озатучылар арасында рәсми затлар да, язучының каләмдәшләре дә, якташлары һәм укучылары да бар иде.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Татарстан Президенты Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең кайгы уртаклашу телеграммасын укыды.
Татарстан Президенты карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова мәрхүм белән булган соңгы сөйләшүләре турында әйтте, туганнарының кайгысын уртаклашты.
Тулысы белән укырга
Яңа фикерләр