Архив записей за месяц: Май 2014

kuyan

 

Әле генә бәйләп-тегеп-чигеп бетердем Куянны! Озак эшләнде – вак-вак адымнар ясала-ясала менә шундый нәтиҗәгә килдем. Иртән Суфия күргәч, ни дияр микән? 🙂

Сәхифә: Кул эшләрем

nisan

Апрель аенда укыганнарым.

Ә сез ниләр укыйсыз?

Сәхифә: Көндәлек

pled

Әлеге пледны Интернетта күрүгә гашыйк булдым. Бик озак итеп схемасын эзләдем һәм таптым!

Базарда ярым йон җебен алып бәйләдем. Схеманы үземчә укыдым – нәтиҗәдә, плед ике мәртәбә озынрак килеп чыкты! Их! 🙁 Барыбер матур килеп чыкты ул – алучысы табылды. Мин исә шундый ук төстән яңадан плед бәйлим (җебе генә җитми – базарда да беткән :))) нишлисе булыр!), схемасын ∆орес укыйм хәзер, плед озын килеп чыкмас. Суфияне җылытырга, матурлатырга, фантазиясен эшләтергә – менә дигән япма!

Сәхифә: Кул эшләрем    Тамгалар:

Календарь

Май 2014
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031  

Сандык