Архив записей за месяц: Июль 2010

[singlepic id=110 w=260 float=left] [singlepic id=111 w=260]

Бу брелок Гөлназ өчен ясалды. Ошар микән?..
Чагыштырмача размеры.
Мәчене бүген аскарак төшереп куйдым. Бөтен “төшләре” дә күренә хәзер. 🙂

Сәхифә: Кул эшләрем

[singlepic id=106 w=220 float=left title=”Я большая фотография”]Бүген эштә менә мондый салатлар ясадык. Журналыбызның август санында мастер-классын күрә алырсыз. Ә мин аның язмасын  монда хәзер урнаштыра торыйм әле?

Кадерле кунакка җиләк салатлары

Кирәк:

– карбыз яки кавын;

– җиләк-җимешләр (төче чия, йөзем кебек баллылары да, нектарин, шәфталу, кара карлыган, бөрлегән кебек әчкелтемнәре дә булсын);

– агач таякчыклар;

– бау, карандаш.

Карбыздан «кәрзин» ясыйбыз. Моның өчен карбыз төбен юка гына итеп кисеп алабыз һәм шул ягы белән утыртып куябыз. Өстен турылап кисәр өчен, карбызны бау белән бәйләп бау урынын карандаш белән сызып чыгабыз. Шул юл буйлап кисеп, карбыз капкачын ачабыз. Карбыз кырыйларын сырлап кисәбез. (Кавын капкачын баусыз да тигез итеп кисәргә була.) Тулысы белән укырга

Мәче дигәндә стойкага басам:) мырлыкларрррррррррррррррррны яратамммм!

Эшем-эш булмады – көлеп утырдым :):):)

mic

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Көндәлек    Тамгалар:

Хөрмәтле әфәнделәр һәм ханымнар! Кадерле нәни тамашачыларыбыз!  ДЮ СОЛЕЙ ЦИРКЫ ТАМАШАСЫН БАШЛЫЙ!

corteo_0Казан кайный – безгә мәшһүр Дю Солей циркы килә! Нәрсә белән танылган ул? Чынында да шундый данлыклы микән? Без күнеккән цирктан нәрсәсе белән аерыла? Моны, һичшиксез, ачыкларга кирәк!

Беренчедән, Дю Солей классик циркттан тамашаның театраль булуы, ягъни спектакль рәвешендә күрсәтелүе белән аерылып тора. Икенчедән, биредә тере музыка уйный. Өченчедән, циркта җәнлекләр юк. Дүртенчедән… Ярый, санавыбызны туктатыйк, чөнки барыбер бармаклар җитмәс…

Цирк унҗиде программадан гыйбарәт – һәр тамашада аерым сюжет линиясе бар. Труппаларның унысы дөнья гизә, калган җидесе Лас-Вегас, Макао, Орландо, Токио, Нью-Йорк кебек шәһәрләрдә төпләнгән. Циркның хуҗасы – заманында ут йотучы, факир, комик, аккордеонда уйнаучы Ги Лалиберте. Аның 1984 елда Квебекта оешкан циркында бүгенге көндә дүрт меңгә якын кеше эшли, шуларның бер мең тирәсе генә – артистлар.

Дю Солейда «йомшаграк», «кайтышрак» номер дигән нәрсә, гомумән, юк. Цирк агентлары дөнья буйлап «иң-иңе» дип әйтерлек номер башкаручы талантлы гимнастлар эзли. Татарстан тамашачысын кабатланмас шоу көтә – моны сезгә бөтен дөнья тамашачысы раслаячак.

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Мәкаләләр    Тамгалар: ,

Календарь

Июль 2010
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031  

Сандык