Архив записей за месяц: Август 2016

5StAGSbC5-4

 

«Алканат» төркеменең соңгы концертыннан соң берничә ай гына үтте. Без моны уйлап рефлексировать итеп ятканда, төркемнең җитәкчесе-җыр текстлары авторы Илназ Гәрәев яңа альбом яздырып ташлаган.

Сүз унаеннан, Илназ альбомын тыңлап чыктым, дип мактана алам. Беренче җырыннан башлап авызым ерылды һәм бүтән җыелмады 🙂 Рәхәтләнеп көлдем – стебтан, көтелмәгәнлектән, оригинальлектән, Илназ уңышы өчен сөенүдән.

Ике генә серне булса да ачыйм, йә шартлармын тагын!

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Интервью

1640-1Бу бәхетле көн дә килде. Әниебез исемен йөрткән чишмә ачып җибәрдек. Исеме озак яшәсен иде.

Бик сагындым. Китүенә ун ел була. Кичә генә шикелле. Күңел ышанмый. Барлыгымны үзгәрткән китү.

Китүенә күнегеп булмый. Сызлануга, кинәттән атылып чыккан күз яшьләремә, каралы-аклы, төсле фотоларга карап, үткәннәргә убылып, башка реальностька очуга гына күнегеп була. Чөнки алар көндәлек.

Тулысы белән укырга

Сәхифә: Көндәлек

Календарь

Август 2016
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031  

Сандык