Архив записей за месяц: Февраль 2021

Узган җәй бер озынборын Гайшәнең борынын талады. Әти аңа борчылган иде, баланы җәлләде. Мин аннан моның хакта шаян шигырь язарга тәкъдим иттем. Янәсе, озынборын тешләгән дә Гайшәне, ә кыз “мин дә борыныңнан тешлим хәзер!” дип теге черкине эзләп киткән дә, таба алмаган. Киләсе җәйне генә бик сагынышып кына табышканнар, кебегрәк сюжет та әйткән идем. Әти көлде дә, язам диде. Ике дүртьюллык кына язды, эзләнәм әле, дип, һаман сузды. Язып бетерергә өлгермәде. Киләсе җәйгә дәү әтисез генә эзләр инде Гайшә озынборынны…

Шигырьне Йолдыз Миңнуллинадан яздырып бетердем. (Беренче дүрт юл һәм җәяләргә алынганы – әтинеке, алга таба – Йолдызныкы). Аннан Гайшәгә шушындый зур бүләк булды.

Бик озын борынлы

Бер бөҗәк нишләгән?

Бәләкәй Гайшәнең

Борынын тешләгән!

(Гайшә аны бик озак

Эзләгән, эзләгән:

“Үзеңне тешлим”, – дип,

Күп йөргән эзләрдән.)

Тик торган җиреннән,

Әйтмичә-нитмичә,

Тешләгән Гайшәнең

Борынын ул кичә!

Тешләгән дә качкан

Карават астына.

Безләргә дә куркып

Сулаган сак кына.

Ул үзенчә шулай

Качышлы уйнаган.

Менә хәзер килер

Диебрәк уйлаган.

Ә Гайшә килмәгәч,

Бу бөҗәк нишләгән?

Ул тагын Гайшәнең

Борынын тешләгән!

П.С. Дуслар! Сез дә язып карагыз әле бу шигырьне? Беренче дүрт юл әтинеке кала, калганы – сездән. 

Барлык вариантларны да саклап калачакмын үземә. Гайшәгә олы истәлек итеп калдырачакмын. 

Еллар узар, сез үсәрсез, бөтенләй зур кеше булып бетәрсез, Гайшә күңеленә сезне кертеп куярмын. Сезне, аны тешләгән озынборынны, “безнең Бибигайшәбез” дип әйтергә яраткан дәү әтисен һәм аны бер дә күрмәгән, әмма, беләм, аны бик яратучы дәү әнисен.

Туган көнең белән, Гайшә!

Сәхифә: Әхәт Гаффар
Әтинең кырыгы. Урыны җәннәттә булсын.

Тегермәнгә каршы, сөңге учлап,

Дон Кихотлар барган һөҗүмгә…

Ә мин кайтам, яшьлегемне эзләп,

Туган җиргә изге һәр җомга.

Ни эзлим соң?

Шашкын җилгә каршы

Канатланып очар өченме?

Аһ! Әйләнсәм иде канатыңда, –

Шунда табар идем көчемне.

Тегермәннәр! Төштә күрәм сезне,

Ә өнемдә – бушлык, көйсез кыр…

Яшьлегемне бирәм.

Аласыңмы?

Тик әйләндер тагын бер тапкыр!

Әйләндер дә…

Кояш белән Айның

Аргы якларыннан ташларсың.

Ташларсың да,

Көе килде диеп,

Он иттереп,

Җирне ашларсың.

Ташлатканнар сөңгеләрне күптән,

Тәннәребез җирне ашлаткан.

Тик, тәңребез, аермале безне

Тегермәннәр тарткан

Ашлыктан!

Шул җитәрдер!

Интектермә инде –

Җаннар он ителгән ачлыктан.

И Тегермән!

Канатыңа алчы,

Югыйсә мин артык талчыккан.

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Әти Хәсән Туфан кулы белән язылган хатны һәм шигырьне миңа күрсәткәч, телсез калган идем. Минем өчен бу әйтеп бетергесез зур байлык һәм мирас. 

“Безнең мирас”ка бирим микән?” – дип миннән сорагач, хуплап алдым: “Әйе! Бу бит эксклюзив!” – дидем. 
“Бу хатын берәр кая тапшырасыдыр инде аны?” дигәненә исә каршы төштем. “Тукта тапшырырга, торсын әле үзебездә. Бу хатларны күргәч, йөрәгем сикерә башлады, куллар, әнә, әле дә тетри”, – дип көлдем. Яратам мин шушындый ядкярләрне. Алар миңа дөнья байлыгы булып күренә.

Әмма әти тапшырырга теләгән, күрәсең. Музейларның берсе кызыксынса, рәхим итегез.

Сәхифә: Әхәт Гаффар

ИЛ

3/02/2021

Тупыллар да яфрак ярды инде,

Әти-әни кабере – кәнәфер.


Киттем әле, нурсыз Казан, синнән:

Юк Туган тел, тулган тел кяфер.

Армышлар-талмышлар! Ялан тәпи

Ипи китерегез бер телем!
Кыерчыксыз учта үксеп елый

Әти-әни КАБЕРДӘЙ ИЛЕМ…


Әхәт ГАФФАР

Сәхифә: Әхәт Гаффар

Календарь

Февраль 2021
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728

Сандык