Архив записей за месяц: Январь 2015

kitap

1. Әхәт Гаффар «Бер йотым су» хикәяләр җыентыгы
Кеше язмышы шуның кадәр ипләп кенә кагылып язылган. Сурәтләнгән картиналар күз алдына килеп баса. Моңлы-моңлы хикәяләр.
2.«Идел» журналы – 2014, 12 сан
3. Астрид Лингрен «Мио, мой Мио!»
Заманында укымаган идем бу әсәрне. Гади – балалар теле белән язылган әсәр сихерле ил сурәтли – бала күзлегеннән итеп.
Шуны ачыкладым: бу китапта бар әкиятләр дә үлем, тормыш төбенә тәгәрү турында, Мио үзе дә ул сихерле илгә… күңелсез тормышыннан качар өчен эчкечелеккә бирелеп эләккәнен ачыкладым – моңа бик ачык ишарә бар текстта. Китапны кем укыган иде? Ни диярсез?
5. Лайош Эгри «Искусство драматургии»
6. О. Комаровский «Неотложная помощь» – моны гел укыйм инде – сеңдерәм.

Сәхифә: Көндәлек    Тамгалар:

(кичке аш әзерләгән арада өзек уйлар)

Пешерергә яратмыйм. Җенем сөйми. Бу – горурланырлык нәрсә түгел, аеруча хатын-кыз өчен. Борынгыдан килгән – ир кеше мамонтны егып китерә, хатын-кыз шуны табын өчен әзерли. Гади генә кичкә аш булса иде ул! Миңа кадәрге хатын-кызлар ир-атларны, балаларын нинди генә деликатеслар белән сыйлауны уйлап тапмаган бит! Һәр яңа буын ризык әзерләүне яңа баскычка күтәрә (минем өчен, «кызганычка каршы» дип өстисе кала), хуҗабикәләр нинди генә тортлар әзерләми хәзер! Ир-ат әнисендә гурманга әйләнеп бетеп «бозыла» да, хатыныннан шундый ук оста пешекче булуын көтә. Бу – табигый, моңа каршы ни дисең инде? «Мин ашарга әзерли белмим» – булачак иремә шулай әйтеп салдым, – «ә бәлки беләмдер, белмим, осталыгым бармы-юкмы икәнен чын-чынлап тикшермәдем», һәм бөтенләй буталып беткәнче, «кыскасы, ашарга әзерләргә яратмыйм». Һәм ул миңа нәкъ кинодагыча: «Ярар, һәркемнең үз кимчелекләре була», – дип җавап кайтарды.
Тулысы белән укырга

Сәхифә: Көндәлек    Тамгалар:

Календарь

Январь 2015
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
 1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031  

Сандык