Истанбулда Садри Максуди Арсал искә алына
Күренекле хокук белгече, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди Арсалның үлеменә 60 ел тулу мөнәсәбәте белән иртәгә Истанбул университетында искә алу җыены үткәрелә. Чара мәрхүм галимнең оныклары Гөнүл Пултар һәм Гөлнур Учокның инициативасы белән Истанбул университеты Хокук тарихын өйрәнү үзәге тарафыннан оештырылган.
Җыенда Садри Максуди Арсалның хезмәтләре буенча фәнни тикшеренүләр алып барган төрек галимнәре доклад белән чыгачак. Шулай ук Россия Федерациясе Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Әлфинә Сибгатуллинаның да чыгыш ясавы көтелә.
Яңа фикерләр