Тентү
Әхәт Гаффар
Хикәя
– Кагылма әнигә! – дип, син аның беләгенә – төссез кәчтүменең уң җиңенә ябышасың. Чытырдап. Ул сине читкә тибәрергә яскана, ә син капкан җиреңне ычкындырмыйсың. Ул, әнигә таба сузынуыннан кисәк арынып, сине сул куллап этәреп җибәрә. Сине үз аягы турысына ялгыш кына, өрмичә-нитмичә генә килеп чыккан эт көчеге урынына санап. Ул көчле. Шунда син аның әни күкрәгенә үрелгән кулының нәкъ саяк турысына сүзсез-нисез ачыргаланып һәммә тешең белән ябырылып кабасың. Аның ары таба нишләгәнен белмисең, моны белештерерлек түгелсең; син бер эләктергән җирне һич ычкындырмыйсың инде. Нәкъ ләтчә сымак. Ул ары-бире күпме генә селтәнгәләсә дә, син үз дигәнеңнән кайтмыйсың. Кеше карап тора ич. Бу сап-сары чәчле, бите, аркасы мең сипкелле бала нишли дә, нишләр икән дип.
Син аның тәмсез җиңен җибәрәсең-җибәрүен. Ул тәмам аптырашта. Бөтен урам эте моннан шүрли, курка. Ә монда – зур зиратның текә ярлы инеш буасына тикле җиткән төштә, җәяүлеләрнең такыр, тар сукмагында аръяктагы ындыр табагыннан эш эшләп кайта торган тузанлы, тирле, керле, тик, бер юынсалар, чишмә күзенә торырлык чиста, чишенсәләр, Ай да көнләшерлек хатын-кызны алар башларын баглап үтүчән койма төбендә көтеп торуы аңа үтә җайлы: керә торалар – тота бара. Тентеп. Нигә тотасы, кайдан табасы икәнлеген белеп. Суң хатын-кыз көшел-көшел ашлыклы амбар алдыннан кайтып килсен дә кигән калушларындагы төпләмә астына икешәр-өчәр куш уч бодай-фәлән салмасын ди. Имеш. Өстәп, күкрәкчәләренең дә катлы булуы ихтимал. Билдән түбәндәрәк бәгъзе төшләре кесәле икәнен ул тәгаен чамалый.
Яңа фикерләр