Мин нишлим? Алар нишли?
Инстаграмдагы дусларым мәш килә. Интернет – дөньяга тәрәзә, бер-беребезнең тәрәзәсенә шакышабыз. Төшенке уйлар белән йөзгә-йөз калмас өчендер инде бу – башкаларның тормышы белән кызыксыну бермә-бер артып китте. Мин дә эш аралаш шунда кереп чумам. Үзем язылган, миңа язылган дуслар-танышлар-таныш булмаганнар, әмма кайдадыр күрешкәннәр белән аралар якынайды, җылынды. Кем ничек яши, кем ничек төшенкелеккә бирелми, кем нинди молодец – шуны тикшерешәбез, мактанышабыз. Оятка каласы килми дигәндәй, үзем дә нидер майтарам. Радмила Хакованың нон-фикшн язырга өйрәтүче курсынакушылдым әле. Нон-фикшн язып, социаль челтәрдә куеп барам. Вәт!
Яңа фикерләр